Республиканың Тәтеш районында чәчү кампаниясенә йомгаклар ясадылар

2017 елның 26 мае, җомга

Татарстан Республикасының Тәтеш районында чәчү кампаниясенә йомгаклар ясадылар. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ринат Хакимов сүзләренә караганда, ул оешкан төстә узган. Эшләрнең уңышлы узуына игенчеләрнең бердәм булуы, машина-трактор паркының яңартылган булуы да ярдәм итте. Шулай ук уңай һава шартлары аркасында туфракта дым да мөмкин кадәр күбрәк сакланды. Гомумән алганда, сабан чәчүе 43,8 мең га мәйданда башкарылды, бөртеклеләр – 26,7 мең га, шикәр чөгендере – 5,2 мең га.

«Авангард» ҖЧҖендә чәчүдә 11 бер. Техника эшләде. «Агратор» чәчүлек комплексларында тәҗрибәле механизаторлар Юрий Зубов, Владимир Левштанов эшләделәр, «Агромастер»да – Андрей Вишняков. Орлыкларны Юрий Калашников ташып торды, ә ашлама кертү Виктор Борисовка ышанып тапшырылды.

«Эшләрне вакытында тәмамладык, барысы да тырышып, бар куәткә эшләделәр», – диде «Авангард» ҖЧҖ агрономы Анатолий Калашников.

Чәчү буенча план күрсәткечләрен уңышлы тәмамлаучылар арасында «Колос» агрофирмасы” ҖЧҖе дә бар. «700 гектар арпа чәчтек, 650 – сабан бодае, 100 га – бөртек өчен кукуруз һәм 260 га – силос өчен, 700 гектар – шикәр чөгендере. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме белән борчак җирен 30 гектарга арттырып, аны 180 гектар итеп чәчтек», – дигән мәгълүмат бирде хуҗалыкның баш агрономы Илнур Измайлов.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә игенчеләр чәчүлекләрне карау белән мәшгуль: үсемлекләрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач тырмалау, чүптән, корткычлардан һәм авырулардан саклау, тамырдан һәм яфрактан тукландыру эшләре башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International