Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 8 территориаль бүлекчәгә квадрокоптерлар тапшырды. Алар авыл хуҗалыгы җитештерүе этапларын планлаштырырга һәм контрольдә тотарга ярдәм итәчәк, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мониторингын алып баруны җиңеләйтәчәк. Шундый аппаратларны Лаеш, Арча, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч, Әлмәт, Тәтеш һәм Чистай районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре алды.
Мондый гаджетлар биектән дә сыйфатлы фото- һәм видеолар ясарга һәм авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында төгәл мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Квадрокоптерлар 7 километр радиуслы мәйданны колачлыйлар.
«Тора-бара барлык районнарда да квадрокоптерларның гамәлгә керүенә һәм аларның җитәкчеләр өчен дә, шулай ук авыл хуҗалыгы предпритиеләре технологлары өчен алыштыргысыз ярдәмчеләр булып китүенә ышанабы», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов.