Татарстанга эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев килде. Аны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршылады.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Евразия Хөкүмәтара советы утырышында һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев белән Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков арасында узган икеяклы рәсми сөйләшүләрдә катнашты.
Александр Ткачевның Татарстанга сәфәре кысаларында аның белән бергә министр урынбасары Евгений Громыко йөрде. Аерым алганда, Евгений Громыко Игенчеләр сараенда булды, анда ул Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министр Марат Әхмәтов белән очрашты.