Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «2017 -2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы нигезендә грантлар бирүгә КФХларны сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы уза.
Эксперт советы эшенең нәтиҗәләре буенча сайлап алуда катнашуга 140 фермер тәкъдим ителгән иде. Конкурста катнашучылар үз бизнес-проектларын график буенча өч көн буена яклаячаклар. Бер грант суммасы 1,5 млн. сумнан 3 млн. сумга кадәр тәшкил итә.
Трансляцияне монда карарга мөмкин: https://www.youtube.com/watch?v=FTtHAUPEm9A.