«Агрокөчләр» холдингы сабан культуралары чәчүне төгәлләде.Барысы 220 мең га җир чәчелгән, бу узган елдагыдан 36 мең гакүбрәк. Сабан бодае – 25 мең га, шикәр чөгендере – 30 мең га,арпа – 25,2 мең га. Холдинг көнбагыш мәйданын арттырды – 5 мең гектардан 11,1 мең гектарга җитте һәм шикәр чөгендере мәйданы – 22 мең гектардан 30 меңгектарга кадәр. Моннан тыш, 2,5 мең га мәйданда беренче мәртәбә майлы шалкан чәчелде. Бүгенге көндә холдинг агрофирмаларында 12 төр авыл хуҗалыгы культурасы үстерелә, болар – бодай, арыш, арпа, солы, борчак, люпин, кукуруз, рапс, рыжик, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм азык культурлары.
«Без уңдырышлылык күрсәткечләрен планлы рәвештә арттыру өстендә эшлибез һәм быел рекордлы уңыш алу максатын куйдык. Холдинг агрофирмалары 409 меңтонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга җыеналар, һәр гектардан 40 центнер ашлык җыелыр дип көтелә, 43 мең тонна – майлы культуралар һәм 1,2 миллион тонна шикәр чөгендере алуны планлаштырабыз», – дип сөйләде «Агрокөчләр» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.