Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Курса МТСы» ҖЧҖендә азык җыю техникасының 2017 ел сезонына әзерлеген тикшерделәр

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Курса МТСы» ҖЧҖ базасында азык җыю техникасының 2017 елгы азык әзерләү сезонына әзерлеген тикшерделәр.

Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, идарә белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, аларның баш инженерлары, дилерлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүчеләр катнашты.

Катнашучылар азык әзерләү техникасының әзерлеген бәяләделәр, силос-сенаж траншеяларын һәм ындыр табакларын карадылар. Азык әзерләү сезонына хуҗалыкларның планнары турында «Курса МТСы» ҖЧҖ җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов сөйләде.

Чара барышында шулай ук анда катнашучылар азык җыюның агротехник сроклары, аларны әзерләү технологияләре, сенаж һәм силос салу кагыйдәләре, эшләр башкарганда хезмәтне саклау таләпләре һәм башкалар турында мәгълүмат алдылар.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов «Курса МТСы» ҖЧҖ техникасының азык әзерләү сезонына әзерлеген югары бәяләде. Ул район хуҗалыклары җитәкчеләре алдына, азыкны вакытында һәм сыйфатлы җыеп алу һәм әзерләү өчен машиналарның әзерлеге шундый югары дәрәҗәдә әзер булырга тиеш, дигән бурыч куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International