Татарстан Республикасы Чистай авыл хуҗалыгы техникумының«Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру» бүлеге студенты Рәнис Баһаветдинов Баден-Вюртембергта (Германия Федератив Республикасы) стажировка уза.
Әлеге стажировка Баден-Вюртембергның Җир-крестьян берлеге һәм «Россия дәүләт аграр университеты – К.А. Тимирязев ис. МАХА» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе арасындагы Килешү кысаларында оештырылган. Аның срогы – 8 ай. Хәзерге вакытта Германиядә илебезнең төрле мәгариф учреждениеләреннән 80нән артык студент стажировка уза. Ранис Баһаветдинов сөйләвенчә, практика узу өчен бөтен шартлар тудырылган. Студентлар фермерлар гаиләләрендә яши һәм шунда ук эшлиләр. Моннан тыш, алар өчен төрле очрашулар, экскурсияләр оештырыла. Стажировка вакытында студентлар, үз квалификацияләрен күтәрү белән бергә, немец халкының мәдәнияте һәм традицияләре белән танышалар, немец теле буенча белемнәрен камилләштерәләр.