Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Олы Җәке авылында Илдар Ситдиков крестьян-фермер хуҗалыгы базасында авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре өчен семинар узды. Анда җиләк культураларын үстерү, әлеге бизнестан табыш алу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Илдар Ситдиков, продукцияне сатуда проблемалар юк, диде. Казан халкының җиләккә ихтыяҗы зур. Башка төбәкләрдән дә заявкалар килә, шуңа күрә без үстерә торган җиләк җитеп тә бетми.
Семинарда катнашучыларга узган ел төзелгән заманча җиләксаклагычны күрсәттеләр, ул төрле температура режимындагы аерым камералардан тора. Сыйдырышлылыгы – 1 мең тонна. «Без, җиләк кенә түгел, кабак, бәрәңге, суган, кишер, кәбестә җитештереп, аларны саклый да алабыз, төргәкләп сата да алабыз. Бездә логистика яхшы эшли, үзебезнең машина-рефрижераторларыбыз, сату бүлеге бар», – дип сөйләде Илдар Ситдиков.