Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында республика программалары кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2017 елның 27 мае, шимбә

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «Алан» ҖЧҖ базасында республика программалары кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын төзү һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Анда район башлыгы Илдус Зарипов, район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында, быел программалар буенча районда 100 башка исәпләнгән ике һәм 200 башка исәпләнгән алты сыер абзары төзекләндереләчәк, 2 силос-сенаж траншеясы төзеләчәк, дип билгеләп үттеләр.

«Алан» ҖЧҖендә 4 терлекчелек бинасына капиталь ремонт ясалачак. Бу объектларда төшелеш-монтаж эшләре башланды инде.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук эре мөгезле терлекләрне җәйләүләрдә тоту, терлекчелек өчен азык әзерләү мәсьәләләре хакында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International