2024 елда Россельхозбанк (РСХБ) Татарстанда АПК предприятиеләренең сезонлы кыр эшләрен ташламалы кредитлау өлешен 50%ка кадәр арттырды, шул исәптән кече хуҗалыкларны кредитлау буенча - 90%ка кадәр. 2025 елда Банк бу юнәлештә эшен дәвам итәргә планлаштыра. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова хәбәр итте.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы белгечләре 8,1 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр һәм 14 мартка аларның торышын бәяләделәр.
15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, шимбә көнне алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узды.
Узган атнада Татарстан Республикасының Балтач һәм Кайбыч муниципаль районнарында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.
Бүген Хөкүмәт сәгате барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев узган ел авыл хуҗалыгында цифрлаштыру буенча алдынгы төбәкләрне билгеләп үтте. Алар - Татарстан Республикасы, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Кострома өлкәсе. Цифрлы трансформация дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингларын ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төзи.
15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.
Татарстанда “АГРОСИЛА” АҖ терлекләрне тукландыруга идарә итү процессын цифрлы технологияләр ярдәмендә яңа дәрәҗәгә күтәрде. Эшләнгән система хайваннарның һәр төркеме өчен, аның уникаль ихтыяҗларын исәпкә алып, индивидуаль рационнар төзергә мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең катнашуы турындагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре агросәнәгать предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар узды. Чаралар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Аларда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру кысаларында җиденче уку дәресе узды. Анда министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.