Татарстанда умартачылыкны үстерү буенча семинар-киңәшмәләр узды

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасының Балтач һәм Кайбыч муниципаль районнарында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, Татарстан Республикасының муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.

Балтач муниципаль районының Борбаш авылы мәдәният йортында практик өлеш кысаларында умартачылык өлкәсендәге казанышлар күрсәтелде.

Киңәшмә барышында умарталарның сакланышын тәэмин итү, умартачылык продукциясе күләмнәрен арттыру, алына торган продукциянең сыйфатын яхшырту, пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда законнар таләпләрен үтәү, авыл хуҗалыгы культураларын эшкәрткәндә биологик препаратлар куллану мәсьәләләре каралды.

Умартачылыкны алып бару өчен урман фонды җирләрен бирү, бал кортларының азык базасы мәйданнарын арттыру, ветеринария паспортлары булдыру һәм умарта ояларын вакытында идентификацияләү (маркировкалау) мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Очрашу кысаларында катнашучылар умартачыларны укыту һәм аларның квалификациясен күтәрү, умартачылык өлкәсендә кадрлар белән тәэмин ителеш, умарталарның урта рус токымы генофондын саклау, умартачылык хуҗалыклары тарафыннан нәсел статусын алу, башка илләрдән умартачылык пакетлары кайтару, биологик препаратларның нәтиҗәлелеген күрсәтү максатларында баллы культуралар чәчү өчен тәҗрибә кырлары булдыру турында фикер алыштылар.

Чара ахырында Динард Гатауллин умартачыларга Татарстан умартачылыгын үстерүгә керткән зур өлеш өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныңМатбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International