Татарстанда цифрлы технологияләр ярдәмендә терлекләрне тукландыруга идарә итү процессы яңа дәрәҗәгә чыкты

2025 елның 14 марты, җомга

Татарстанда “АГРОСИЛА” АҖ терлекләрне тукландыруга идарә итү процессын цифрлы технологияләр ярдәмендә яңа дәрәҗәгә күтәрде. Эшләнгән система хайваннарның һәр төркеме өчен, аның уникаль ихтыяҗларын исәпкә алып, индивидуаль рационнар төзергә мөмкинлек бирә.

Система, рецептлар әзерләүнең сыйфатын һәм аларның савымга йогынтысын контрольдә тотуны тәэмин итеп, белешмәләрне тапшыруның һәм анализлауның заманча ысулларын берләштерә. Рецепт нигезендә рационны әзерләү процессы планшет ярдәмендә контрольдә тотыла, анда кирәкле компонентлар исемлеге, аларның план буенча һәм факттагы саны кренеп тора.

Система, хайваннарның һәр төркеменең ихтыяҗларын исәпкә алып, оптималь рецептлар сайларга ярдәм итә, бу үз чиратында продуктивлыкны арттыруга китерә.

Һәр хайванга контактсыз тамга куелган, бу аны идентификацияләргә һәм билгеле бер вакытта сыерның күпме сөт бирүе турында белешмәләр тупларга мөмкинлек бирә. Бу гомуми күренешне күрергә генә түгел, ә, тукландыру сыйфатын нәтиҗәләргә бәйләп, һәр терлек буенча анализ ясарга да мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, терлекләрне тоту урыннарында Bluetooth-маяклар урнаштырылган, алар азык алган төркемне, шулай ук ашатуның башлану һәм тәмамлану вакытын билгеләргә мөмкинлек бирә. Барлык җыелган белешмәләр бердәм системага туплана.

Киләчәктә АГРОСИЛА азык өстәлендә азыкны бүлүне контрольдә тоту һәм хайваннарның торышын мониторинглау өчен "машина күзләве" ("машинного зрения") технологияләрен кертергә планлаштыра, бу продуктивлыкны һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруда өстәмә инструмент булачак. Тукландыруга идарә итү процессы кебек чишелешләр җитештерү процессларын оптимальләштерергә һәм терлекчелекнең алга таба эшчәнлегендә үсеш нокталарын ачыкларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International