Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Татарстан аграрийларына ташламалы ярдәмне арттыра

2025 елның 18 марты, сишәмбе

2024 елда Россельхозбанк (РСХБ) Татарстанда АПК предприятиеләренең сезонлы кыр эшләрен ташламалы кредитлау өлешен 50%ка кадәр арттырды, шул исәптән кече хуҗалыкларны кредитлау буенча - 90%ка кадәр. 2025 елда Банк бу юнәлештә эшен дәвам итәргә планлаштыра. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова хәбәр итте.

“Бүген бөтен банк секторы җитди проблемалар кичерә, әмма хәтта төп ставка югары булган шартларда да, башка банклар кредитлау күләмен киметкән очракта да, без чәчү эшләрен вакытында финанслау өчен үз җаваплылыгыбызны аңлыйбыз һәм, кирәк булганда, ташламалы кредитлау күләмнәрен арттырырга әзербез. Россельхозбанк, АПКның терәк банкы буларак, финанс структурасын сайлау алдында калган гамәлдәге һәм яңа клиентларга да финанс ярдәме күрсәтүне дәвам итәчәк. Безнең миссия - агрокомплекска ярдәм итү, аны үстерүгә ярдәм итү, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү”, - дип билгеләп үтте «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова.

РСХБ республика аграрийларына кредит бирүнең барлык юнәлешләре буенча да ярдәм итә: кыска сроклы, сезонлы кыр эшләрен уздыруга юнәлдерелгән, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга - авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга, объектлар төзүгә бәйле озак сроклы кредитлар бирә.

2024 ел йомгаклары буенча Татарстан филиалы республика аграрийларына 22,6 млрд сум акча биргән. Аларның 80%ы (18,6 млрд сум) ташламалы шартларда бирелгән, бу 2023 елга караганда 6%ка күбрәк.

2024 елда төбәктә сезонлы кыр эшләрен уздыруга Банк 16,8 млрд сум җибәргән, шуларның 13 млрд сумы ташламалы кредитлау программасы кысаларында бирелгән.

Кече хуҗалыкларга зур игътибар бирелде. Ел йомгаклары буенча кече хуҗалыкларны кыска сроклы ташламалы кредитлау өлеше беренче тапкыр 90%ка җитте. Димәк, Россельхозбанк төбәктә кече хуҗалыкларга сезонлы кыр эшләренә ташламалы акчалар җибәрүче бердәнбер банк.

РСХБның Татарстан филиалы, гадәттәгечә, бизнеска күп инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм итә. Дүрт ел эчендә Банк бу максатларга 23 млрд сумнан артык акча җибәрде. Шул исәптән төбәктә 7 млрд сумнан артык суммага 6 эре инвестиция проекты финансланды. Мөслим, Азнакай, Лениногорск һәм Бөгелмә районнарында яңа сөт-товар фермалары һәм терлекчелек комплекслары барлыкка килде. Алар 10 мең баштан артык савым сыерын һәм 5 мең баштан артык яшь терлек урнаштырырга мөмкинлек бирә.

2024 елда гына да Россельхозбанк Татарстанда биш яңа инвестпроект эшләтеп җибәрде. Шул исәптән Бөгелмә районында 3,5 мең сыерга исәпләнгән «Наратлы» терлекчелек комплексы һәм элеватор комплексы, Мөслим һәм Чистай районнарында сугару системалары, Чистай районында 7300 тонна сыйдырышлы бәрәңге саклагыч төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International