Дмитрий Патрушев Татарстанны агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча лидер дип атады

2025 елның 14 марты, җомга

Бүген Хөкүмәт сәгате барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев узган ел авыл хуҗалыгында цифрлаштыру буенча алдынгы төбәкләрне билгеләп үтте. Алар - Татарстан Республикасы, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Кострома өлкәсе. Цифрлы трансформация дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингларын ел саен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы төзи.

Ул, авыл хуҗалыгына әкренләп ясалма интеллект кертелә, дип ассызыклады. Ясалма интеллект технологияләре ярдәмендә уңышны фаразлау, кирәкле агротехник чишелешләрне сайлау, техниканың эш маршрутларын төзү мөмкинлеге барлыкка килде, диде ул.

Вице-премьер әйтүенчә, Россиянең цифрлы чишелешләре функциональлеге буенча чит ил аналогларыннан өстен тора, шул ук вакытта арзанрак та. "Алдынгы технологияләрне куллану тулаем алганда эш белән тәэмин итүнең структурасын үзгәртә. Без түбән квалификацияле хезмәткә ихтыяҗның кимүен күрәбез. Һәм, киресенчә, киң компетенцияле һәм экспертизалы белгечләргә тотрыклы ихтыяҗ барлыкка килә", - дип аңлатты ул.

Дмитрий Патрушев шулай ук, цифрлаштыру продукцияне сату сегментына да керә башлады, бу логистикада чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәләренә караганда, җитештерүчеләрнең яртысыннан артыгы цифрлы платформаларны куллана. "Мәсәлән, Россельхозбанк маркетплейсы фермерларга интернет-кибет ачарга һәм продукцияне бөтен ил буйлап сатарга мөмкинлек бирә. Башка маркетплейслар да бар. Ягъни бу шактый перспективалы юнәлеш", - дип сөйләде ул.

Россельхозбанк белешмәләреннән күренгәнчә, Татарстан фермерлары Своё экосистемасының барлык чишелешләреннән актив файдаланалар һәм елдан-ел динамикалы актив үсеш күренә. Республикада платформадан актив файдаланучылар саны бер ел эчендә ике тапкыр артты, бу агробизнеста цифрлы инструментларга ихтыяҗның югары булуын күрсәтә.

"Цифрлаштыруны берничә юнәлеш буенча карарга кирәк. Шуларның берсе - җитештерүләрне модернизацияләү... Мәсәлән, агросәнәгать бу күрсәткеч буенча икътисад тармаклары арасында алда бара. 2018 елдан 2024 елга кадәр генә дә күрсәткеч 22%ка арткан. Бу, күбесенчә, цифрлы продуктлар куллану белән тәэмин ителгән. Мәсәлән, пилотсыз системалар торган саен киң тарала бара... Агродроннар үсемлекләрне саклау чараларының 20%ын янга калдыра, ә техникага чыгымнар 4-5 тапкырга кими", - дип белдерде Дмитрий Патрушев Федерация Советында Хөкүмәт сәгате кысаларында.

Ул пилотсыз тракторларның һәм комбайннарның "классик идарәле" машиналарга лаеклы альтернатива булуларын билгеләп үтте. Төбәкләр белешмәләренә караганда, хәзер Россия Федерациясендә автопилот элементлары белән 12 меңнән артык трактор һәм 3 меңгә якын комбайн кулланыла.

Агросәнәгать комплексы Россия икътисады тармаклары арасында җитештерүне модернизацияләү һәм яңа технологияләр кертү буенча лидер: мәсәлән, пилотсыз системалар үсемлекләрне яклау чараларының 20%ын янга калдырырга мөмкинлек бирә, ә техникага чыгымнар 5 тапкырга кадәр кими, диде РФ вице-премьеры Дмитрий Патрушев.

Заманча технологияләрне гамәлгә кертү өчен федераль ведомстволар линиясе буенча ярдәм чаралары бар. 2024 елдан «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында Табигать байлыклары министрлыгы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча икесенә бергә өч елга 3,5 миллиард сумнан артык акча каралган.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International