15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.
Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда иң югары ихтыяҗлы форматларның берсе булып тора. Шәһәр халкына кулай бәяләрдән тәкъдим ителә торган продуктларның ассортименты шактый киң, болар: кош-корт ите, сыер ите, дуңгыз ите, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре.
Казан шәһәрендә Аграр ур., 2 адресы буенча - Татарстан Республикасы Нурлат, Саба, Балтач, Арча, Кукмара һәм Мамадыш муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Липатов ур., 7 адресы буенча - Әлки һәм Аксубай муниципаль районнары.
Хөсәен Ямашев проспекты, 71а адресы буенча - Татарстанның Яңа Чишмә, Спас, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары продукциясе сатылачак.
Ленинград ур., 27 адресы буенча - Питрәч һәм Биектау муниципаль районнары.
Декабристлар ур., 133 адресы буенча Буа һәм Чүпрәле районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре үз продуктларының киң ассортиментын тәкъдим итәчәкләр.
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә - Татарстан Республикасының Әтнә һәм Теләче муниципаль районнарыннан фермер продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Җиңү проспекты, 46в адресы буенча - Алексеевск һәм Лаеш районнары булачак.
Академик Лаврентьев ур., 10 адресы буенча - Татарстанның Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары продукциясе тәкъдим ителәчәк.
Зеленодольск муниципаль районының Осиново пос., Садовая ур., 9 адресы буенча - Татарстан Республикасы Балык Бистәсе һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай ур., 16 адресы буенча һәм Чулман проспектында - Сарман, Мөслим, Тукай һәм Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Әгерҗе районнары продукциясе сатылачак.
Ярминкәләр турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында Эшчәнлек бүлегендә, алга таба Авыл хуҗалыгы ярминкәләре бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
2024 елда 23 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 1 млрд 704,6 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 7242,9 тонна яшелчә, 419,1 тонна сөт, 941,5 тонна шикәр, 4406,0 мең данә тавык йомыркасы, 1848,7 тонна ит.
Ярминкәләр 2025 елның 27 апреленә кадәр (7 ярминкә атнасы) булачак, дип планлаштырыла.