«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы белгечләре 8,1 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен тикшерделәр һәм 14 мартка аларның торышын бәяләделәр.
Чәчүлекләрне быелгы беренче язгы тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, март уртасында республика кырларында кар катламының биеклеге 1,5 см-дан 74 см-га кадәр җитә. Кайбер кырларда 0,3 см-дан 5 см-га кадәр калынлыкта (Азнакай районында 190 га көзге бодай мәйданында иң күбе 5 см) көпшәк боз кабыгы ята. Хәзерге вакытта һава температурасы кискен үзгәреп торганда барлыкка килә торган боз кабыгы үсемлекләр өчен куркыныч түгел, дип саныйлар учреждениедә.
Уҗым культураларының куаклану төене яткан тирәнлектә туфракның температурасы -5,0 °+1,0 ° С. Температура күтәрелгәндә үсемлекләрдә шикәр күп сарыф ителә, әмма 14 мартка аларның күләме яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Гүзәл Хөсәенова, «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесенең урынбасары:
“Бүгенге көндә 2025 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләре яхшы хәлдә, шикәрләре норма чикләрендә, сирәкләнү табигый сирәкләнү чикләрендә - 10 проценттан артмый. Явым-төшем – яңгырлар, җепшек карлар белән бер үк вакытта температураның күтәрелә баруы карларны тиз эретә. Бу көзге культуралар чәчүлекләре өчен уңайлы, чөнки мондый шартларда алар күксү авыруына дучар ителмиләр”.
Учреждениедә аңлатуларынча, уҗым культураларының күксүе үсемлекләр кар астында 0º -3ºС температурада озак ятканда һәм туфракның тирән булмаган өске катламы туңганда күзәтелергә мөмкин. Үсемлекләрдә бигрәк тә калын кар катламы астында, кар эрегән туфракта шикәр тиз сарыф ителә. Мәсәлән, туфрак температурасы 0ºС һәм аннан югарырак булганда, бу процесс туфрак температурасы -5...-8ºС булгандагыга караганда 2-4 тапкырга тизрәк бара. Туфракның тирән булмаган калынлыкта туңуы (50 см-дан кимрәк) куаклану төене тирәнлегендәге калын кар капламы астында температураны 0°С ка кадәр саклап калырга ярдәм итә.
Гүзәл Хөсәенова билгеләп үткәнчә, көзге культуралар чәчүлекләренең торышын ахыргы бәяләүне, вегетация тотрыклы башланганнан соң 10-12 көн узгач, үсү билгеләре: яшь ак тамырлар, ачык яшел төстәге яфраклар ачык күренә башлагач, үткәрергә мөмкин булачак.
Учреждение мәгълүматы буенча, язын көзге культураларны тукландыру өчен иң кулай вакыт - һаваның максималь температурасы +6°С, ә тәүлеклек температура уртача +1°С булганда. Азотлы ашламалар белән тукландыруны гектарга 100-150 кг исәбеннән башкарырга тәкъдим ителә.