Министрлыкта АПК предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге турында фикер алыштылар

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында эре агросәнәгать предприятиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге мәсьәләләре буенча эшлекле очрашулар узды. Чаралар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Аларда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Рафаэль Фәттахов катнашты.

Марат Җаббаров һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре инвесторлары көзге культураларның торышы, бөртекле культуралар орлыклары белән тәэмин ителеш, сыек ашламалар кайтару һәм аларга күчү, орлыклар сатып алу һәм кайтару, минераль ашламалар туплау турында фикер алыштылар.

«Красный «Восток-Агро» ИК ҖЧҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «Хузангай» ҖЧҖ, «Азык-төлек программасы» АПК» ҖЧҖ, «Био-Агро» ҖЧҖ, «Волга-Селект» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ һәм «Чистополье» ХК АҖ вәкилләре авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның торышы һәм эш белән тәэмин ителеш турында сөйләделәр.

Яклар агросәнәгать комплексында кадрлар белән тәэмин ителеш һәм яшь белгечләргә ярдәм итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирделәр. Аларны хәл итү өчен республика территориясендә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» яңа федераль проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International