Татарстанда беренче ярминкә атнасында 61,5 млн сумлык продукция сатылган

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, шимбә көнне алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск районында 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Осиново бистәсенең Ленинград ур., 27 һәм Садовая ур., 9 адреслары буенча оештырылган мәйданчыкларның эшен карап чыкты.

Беренче ярминкә атнасы йомгаклары буенча 61,5 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 102,6 тонна яшелчә, шул исәптән 58,1 тонна бәрәңге, 14,4 тонна сөт, 35,6 тонна шикәр, 163,3 мең данә тавык йомыркасы, 79,2 тонна ит, шул исәптән 39,2 тонна сыер ите.

Ярминкәләр уздыру өчен 755 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә, бу «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International