Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру кысаларында җиденче уку дәресе узды. Анда министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Уку дәресе барышында социаль контракт программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл халкына ярдәм итү мәсьәләләре, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы гамәлгә ашыра торган кече эшкуарлыкка ярдәм программаларындагы яңалыклар каралды.
"Социаль контракт - ул аз керемле яки эшсез гражданнар өчен ярдәм чарасы. Программа кагыйдәләре буенча социаль яклау органы - финанс ярдәме күрсәтергә, ә гариза бирүче акча белән дөрес эш итәргә һәм тотрыклы керем чыганагына чыгуга ирешергә тиеш. Мәсәлән, укырга, эшкә урнашырга яки үз эшеңне башларга", - дип ассызыклады Рөстәм Гайнуллов.
Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының социаль ярдәм чаралары методологиясе бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Светлана Кузнецова социаль контракт программасын гамәлгә ашыру кысаларында авыл халкына ярдәм чаралары турында сөйләде.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны яклау фонды» коммерциягә карамаган оешманың кече һәм урта предприятиеләре субъектлары белән эшләү бүлеге башлыгы Резидә Сөнгатуллина «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенча кече эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары» темасын яктыртты.
Кече хуҗалыклар убъектларына ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Авыл яши – Деревня живет» проекты кысаларында элегрәк түбәндәге темалар буенча укулар үткәрелгән иде: «Дәүләти тарафыннан җайга салу һәм федераль һәм төбәк дәрәҗәдәге дәүләт ярдәме чаралары»; «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары»; «Авыл туризмын үстерү: кече хуҗалыкларның продукция сату инструменты буларак керемнәрен диверсификацияләү»; «Кече хуҗалыкларда бухгалтерлык исәбе, хисаплылык һәм салым салу», «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенча дәүләт ярдәме», «Авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә системасы аша сату».