ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Шушы көннәрдә  республика игенчеләре шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар. Оператив  белешмәләргә  караганда  27 августка Татарстан Республикасы буенча   427 га мәйданда шикәр чөгендере җыелган. Барысы   әлеге культураны 64,3 мең  га  мәйданда җыярга кирәк булачак.

Оператив белешмәләргә караганда,  27 августка    Татарстанда 1 млн. гектардан артык мәйданда быелгы уңыш җыелган, бу фараздан   73 процент тәшкил итә. Татарстан Республикасы буенча тулаем ашлык җыемы  –  2,8 млн. тонна.  1 млн. тонна көзге бодай җыелган,  300 мең   тоннадан артык көзге арыш, 350 мең  тонна сабан бодае, 922 мең   тонна арпа, 96 мең   тонна борчак, 118 мең  тонна солы.

Инвесторларның  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  2018 елның  7 аенда   418,7  мең тонна сөт  (узган елның шушы  чорына карата 103%),  78,7 мең  тоннаа терлек  ите  җитештерелгән   (105%), шул  исәптән  эре мөгезле терлекләрнеке – 30,7 мең   тонна (104%).

Чистай муниципаль районында урып-җыю эшләре ахырына  якынлашып килә.  Оператив  белешмәләр буенча,  27 августка районда   41,9 мең га мәйданда  (80 процент диярлек) 95,8 мең   тонна ашлык җыелган.


25
август, 2018 ел
шимбә

Урып-җыю  кампаниясенең барышы  турында  шимбә көнне  Татарстан Республикасы Хөкүмәте  Йортында узган  киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.  

Республиканың   агросәнәгать  комплексы ветераннары урып-җыю кампанясеннән  читтә  калмаска тырышалар.     Иҗтимагый комиссия составында:  ветераннар-тәҗрибәле җитәкчеләр  һәм    авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләре –  башкарыла  торган урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшерү максатында   хуҗалыклар кырларына чыгалар.


24
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы  аграрийлары шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә уртача уңыш  420 ц/га тәшкил итә.

Тукай муниципаль районында «Миңнеханов” крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып сабан бодаен урып-җыюга керештеләр.  250 гектар сабан бодае мәйданының  150 гектары суктырылган. Уртача уңыш  – бер гектардан 35 центнер.

Татарстан АПК вәкилләре игенчелекне цифрлаштыру буенча  конференциядә катнаштылар

Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 24 августына Татарстанда   2610,8 мең  тонна  ашлык суктырылды, шул  исәптән  1031мең тонна көзге бодай, 305,5 мең тонна көзге арыш, 226,4 мең тонна сабан бодае, 844,5 мең тонна арпа, 89,9 мең тонна борчак, 99,8 мең тонна солы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International