«Агрокөч» холдингы 2019 елда үз проектларына 2,5 млрд сумнан артык акча кертәчәк. Яңа инвестиция программасына 2 мең баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү керә, ул Татарстан Республикасының Азнакай районында булачак, шулай ук Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә 60 т/тәүлек куәткә ия тегермән төзү планлаштырыла. 2019 елда инвестпрограммага Холдингның төп җитештерү предприятиеләре һәм агрофирмалары кергән. Мәс., Зәй шикәр заводында чөгендер түбен киптерү бүлеге реконструкцияләнәчәк, су чистарту резервуарын урнаштыру төгәлләнеп килә.
“Чаллы-Бройлер” ҖЧҖендә читлек җайланмалары урнаштырылган мәйданчык реконструкцияләнәчәк, эшкәртү буенча өстәмә линия һәм HoReCa сегменты өчен продукция чыгаруны арттыра торган җайланма урнаштырылган. Шул ук максатлар өчен “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ белгечләре җитештерү масштабларында «Кобб-500» кроссы белән беррәттән «Росс-308» кроссы чебешләрен үстерә башлады. Бу чеби токымнары кош үрчетү белән шөгыльләнүчеләр арасында бик популяр. Чөнки алар бик тиз үсәләр һәм артымнары да зур була. Ике кросс та бик итлеләр – 74%ка кадәр җитә аларның итлелеге, шулай ук тиз өлгерәләр
“Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ 2018 елда, сату һәм сатып алуны исәпкә алып, тере үлчәмдә 118 058 тонна ит алуны планлаштыра. 120 600 тонна ит җитештерү көтелә, бу планнан 2,2 %ка күбрәк. Моннан тыш, 2018 елда инкубациядә 65 млн. йомырка чыгарылачак.
Светлана Барсукова, «Агрокөч» АҖенең генераль директоры:
«Инвестпрограммаларны гамәлгә ашыру кысаларында без гадәттәгечә бизнес-процессларның нәтиҗәлелеген арттыруны күздә тотабыз. Төп максатлар арасында: һәр җитештерү чылбырында чыгымнарны киметү, Холдинг тарафыннан җитештерелә торган продукциянең конкуренциягә сәләтлелеген арттыру. Предприятиеләрнең һәм агрофирмаларның җайланмаларын техник модернизацияләүгә аерым игътибар бирелә. Мәс., Зәй шикәр заводында холдинг шикәр чөгендерен эшкәртүнең «Amity» инновацион технологиясен гамәлгә кертте. Система чөгендер җыю темпларын 24%ка арттырырга, татлы тамырны саклаганда югалтуларны киметергә ярдәм итә. «Агрокөч» АҖ Househam компаниясе белән күпэтаплы хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Аның нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елга кадәр инновацион сиптергечләр җыю буенча җитештерү ачу планлаштырыла. Авыл хуҗалыгы машиналары парк ыяңартылды: 27 бер. Ашлык җыю комбайны, 4 бер. дисклы тырмалар һәм башка махсус техника сатып алынды. Экологик якка да аерым игътибар биреләчәк: шикәр чөгендере һәм терлекчелек юнәлешләрендә калдыкларны эшкәртү проектлары эшләнәчәк.
Белешмә.
«АГРОКӨЧ» - Идел буе округында әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе. Ул вертикаль-интеграцияләнгән холдинг һәм бөртекле культуралар үстерүче, кош ите, шикәр, сөт продуктлары җитештерүче предприятиеләрне үз эченә ала. «АГРОКӨЧ» АҖ составына керүче предприятиеләр Татарстан АПКсын үстерүдә мөһим элементлар булып санала. «Чаллы-Бройлер» Татарстан Республикасында кош ите базарының 65%ын алып тора, «Зәй шикәре» - шикәр базарының 51%ын. Орлык заводы республика агрофирмалары өчен орлык әзерли, катнаш азык заводы ит һәм сөт җитештерүчеләрне катнаш азык белән тәэмин итә.