Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районына эш сәфәре белән килде, биредә авыл халкының эшләү активлыгын арттыру буенча зона киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Соыеты рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, шулай ук шул зоеага керүче муниципаль районнар башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашты.
Әлеге киңәшмә Зур Кайбыч авылында узды, аңа республиканың сигез районы вәкилләре җыелды. Быел беренче шундый зона киңәшмәсе Лаеш районында узган иде. Гомумән алганда, алар моннан ун ел элек уздырыла башалаган иде.
Киңәшмә кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырылды, аларда кооперацияне үстерү, авыл халкының эшкә активлыгын арттыру ысулларын камилләштерү мәсьәләләре һәм авылны социаль үстерү программаларын гамәлгә ашыру проблемалары каралды.
Түгәрәк өстәлләр кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ташламалы кредитлау системасын кайтару мәсьәләсе күтәрелде. Бу система 2016 елга кадәр гамәлдә булган иде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бу мәсьәләне карарга сүз бирде.
Пленар утырыш алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч муниципаль районы башлыгы белән бергә җирле Мәдәният йорты янында оештырылган агросәнәгать комплексы күргәзмәсен карады. Биредә фермер хуҗалыкларының, шәхси хуҗалыкларның продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы куелган иде.
«Безнең районда авыл хуҗалыгы төп эшчәнлек юнәлеше булып санала, - диде Альберт Рәхмәтуллин киңәшмәдә. – Шәхси хуҗалыкларда 5 мең эре мөгезле терлек, 1 969 баш савым сыеры бар. Терлекләр саны елдан-ел арта. Шәхси хуҗалыкларның кереме соңгы ун айда гына да 270,9 млн. сум тәшкил итте». Район башлыгы фермерларга хезмәтләре, яңа эш урыннары булдырганнары, районны сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Безне азык-төлек иминлеге һәм экологик чиста продукция җитештерү мәсьәләсе генә кызыксындырмый, ә безнең һәркайсыбыз өчен кешеләрнең тормыш рәвеше, авыл тормыш рәвешен саклап калу, ә моның аша милли мәдәниятны, күпмилләтле халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап калу мөһим, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу бурычны хәл итү юнәлешендә 38 президент программасы эшли, алар һәр районда гамәлгә ашырыла. Бу программалар шәһәрдә һәм авылда яшәү рәвешләрен тигезли». Республика парламенты башлыгы авылны саклап калуда ике төп өстенлекне ассызыклый - торак төзелешен һәм эш белән тәэмин итүне.
Кече хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авыл халкының активлыгын арттыру мәсьәләсенә игътибар итү беренче Президент Минтимер Шәймиевтан башланып, Рөстәм Миңнеханов килгәч, бу системага кереп китте, диде ул.
Аграрийлар алдында тора торган бурычларның тагын берсе - авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары төзү.
«Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен шартлар тудыру шактый зур финанс чыгымнары таләп итә», – диде ул. 2019 елгы Татарстан Республикасы бюджетында төрле программалар һәм грантлар рәвешендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең төрле төрләре каралган булуы турында әйтеп узды парламент җитәкчесе. Ул алдагы елда да авыл җирлегендә кече хуҗалык формаларына ярдәмнең бу ел күләменнән ким булмаячагына ышандырды.
Фәрит Мөхәммәтшин кооперативлар эшчәнлегенең уңай нәтиҗәсе буларак Липецк өлкәсен искә алды. «Кооператив эшчәнлеге аша хәзер эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә өстәмә акчалар алырга мөмкин», - дип, район башлыкларынам һәм авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итте ул.
Ел саен Татарстанның шәхси хуҗалыклары авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең яртысыннан артыгын җитештерә. Бүген республикада 1200ләп гаилә фермасы бар, шул исәптән 504 – технологк фермалар. Гаилә фермаплары эшкәртүендә 151 мең га җир бар, анда 3 меңләп кешн эшли. Моннан тыш, 450 мең шәхси хуҗалык бар, 5 меңләп крестьян - фермер хуҗалыгы исәпләнә.
Гомумән алганда, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика «елны уңышлы тәмамлап килә». Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең үсеше 1,9% тәшкил итә, гомуми сумма - 240 млрд. сумнан артык.
Марат Әхмәтов, Татарстанда ел саен фермерларга грант ярдәменә бюджеттан акчалар бүлеп бирелә, диде. 2019 елда “Яңа эш башлаучы фермер” программасына 5 млн. акча биреләчәк (быел - 3 млн. сум иде), авыл торак фондына – 10 млн. урынына 30 млн. сум. «Крестьянга кайчан шундый акчалар биргәннәре бар? – дип сорады ул залда утыручылардан, - һәр авыл җирлеге башлыгында эшлекле кешеләрнең аерым исемлеге булырга тиеш, дип саныйм мин, шундый кешеләр белән авыл бизнесына җәлеп итү эшен көчәйтергә кирәк».
Татарстанда бүгенге көндә авылда фермерларга ярдәм итү каралган 20дән артык программа гамәлгә ашырыла, республика бюджетыннан терлек, технологик җайланмалар сатып алуга, юллар төзекләндерүгә, кече фермалар төзүгә һ.б.ларга субсидияләр бирелә. Татарстанда өч ел дәвамында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү турындагы закон эшли. Быел гына да шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә республика бюджетыннан 548 млн. акча бүлеп бирелгән.