2018 елның 21 августыннан 24 августына кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә «Агрорусь - 2018» 27 нче Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе уза, ул АПКның кече һәм урта хуҗалыклары мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, шулай ук тармак үсеше һәм аның перспективалары турында фикер алышу һәм тәҗрибә алмашу өчен Россиянең күләмле мәйданчыкларының берсе.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кукмара муниципаль районына килде. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде.
«Туган ягыңны бел” темасы буенча чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һөнәр берлеге әгъзалары 18 августта Алексеевск районының туган як музеенда, Алексеевск сәнгати туку фабрикасында һәм Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгында булдылар.
24 августта Ингушетия Республикасында бакчачылыкны, питомникчылыкны үстерү һәм җиләк-җимеш продукциясен саклауны оештыру буенча Бөтенроссия конференциясе узачак. Аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
«Зәй шикәре» заводы продукцияне исәпкә алуны камилләштерү максатында һәр шикәр капчыгын штрих белән кодлаштыру проектын эшләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Бөтенроссия Мактау Китабы” Федераль Реестрының чираттагы 2018 елгы басмасы турында мәгълүмат бирә. Аны һәр елны «Каталог эшләү үзәге» ҖЧҖ (Мәскәү шәһәре) чыгара.
21 августта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем җирем Россия - 2018» мәгълүмати-агарту проектлары Бөтенроссия конкурсының II оештыру семинары узды, биредә жюри әгъзалары кергән эшләр белән танышудан һәм аларны анализлаудан алган хисләр турында сөйләделәр, ә АПКның төбәк ведомстволары вәкилләре үзләренең кыю ниятләре турында фикерләштеләр.
Бу елның 1 июленнән эшкәртелмәгән сөткә бәяләрнең тотрыклануы күзәтелә. Бүген республиканың сөт эшкәртү предприятиеләре буенча аның бәясе бер килога 19,05 сум тәшкил итә, әмма бу күрсәткеч 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 3 сумга түбәнрәк.
Оператив белешмәләр буенча, 2018 елның 17 августына Татарстанда узган тәүлектә 41,3 мең га мәйданда 100 мең тонналап ашлык суктырылган, уртача уңыш – 24,1 ц/га.
17 августта Игенчеләр сараенда яшьләр фестивале узды, аның кысаларында Казанда милләтара татулык өчен «Дуслык маяклары. Россия якынайта - 2018” төбәкара иҗтимагый хәрәкәтенең хисап-сайлау конференциясе үткәрелде. Бу чара проектта соңгы этап булды.