Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы бик теләп йөри. Казанда ярминкәләр 11 мәйданчыкта узды. Аерым алганда, Вахитов районында - Теләче районы, Идел буе районында - Алексеевск районы, Авиатөзелеш районында - Питрәч муниципаль районы, Идел буе районында Балык Бистәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлары үз продукциясен сатты. Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре Яңа Савин районы халкын сөендерделәр.
«Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы территориясендә Апас, Арча, Балтач һәм Мамадыш муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе сатылды.
Мамадыш муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Наил Низамов түбәндәгеләрне хәбәр итте: «Ярминкәдә «Радуга» пекарнясы, «Мамадыш балык заводы» ҖЧҖ, «Мамадыш сыр-май комбинаты» ҖЧҖ, «Мамадыш район кулланучлар җәмгыяте» ҖЧҖ, шулай ук крестьян - фермер хуҗалыкларының продукциясе сатылды. Һәр крестьян – фермер хуҗалыгы 2 түшкә сыер ите, 2 түшкә дуңгыз ите, 60 тавык, шулай ук казлар һәм үрдәкләр алып килде. Ит 7 урында сатылды, үлчәүле сөт - 4 урында. Балык та яхшы сатыла».
Балтач муниципаль районыннан кулланучылар җәмгыяте вәкиле Рәмзил Гарипов сүзләренә караганда, сатуга үзләре пешергән икмәк, кулдан киселгән токмач күп итеп алып килгәннәр. Шулай ук казылык цехыннан да әйберләр, ярымфабрикатлар шактый.
Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырылды: Габдулла Тукай Яр буе ур., 16 (”Төзүче” стадионы”), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты). Ярминкәләрдә Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Сарман районнары вәкилләре үз продукциясен тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин болай диде: «Бүгенге ярминкәләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күп төрле продукциясе китерелгән. Бүгенге көндә «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК продукциясенә ихтыяҗ зур. Шуңа бәөле рәвештә, «Буа шикәре» ҖЧҖ продукция күләмен арттырган. Көннең беренче яртысына кадәр бөтен продукция сатылып бетә диярлек».
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы башкаласына 3480 тонна сөт продукциясе, 1394 тонна икмәк һәм кондитер әйберләре, 2628 тонна башка товарлар китерелгән.
Һәр мәйданчыкта күп итеп шикәр, шикәр комы, он, май, үлчәүле сөт, сөт продуктлары, сыер ите, дуңгыз ите һәм кош ите сатыла.
Аерым алганда, ярминкәләрдә итнең килосын - 300 сумнан, дуңгыз итен 250 сумнан сатып алырга мөмкин иде. Башкала халкы шулай үлчәүле сөтне литрын 30 сумнан сатып алды.
Ярминкәләргә барысы 564 машинада 45,5 млн сумлык продукция китерелгән.