Менделеевск муниципаль районында гаилә сөт фермасы ачылды

2018 елның 30 ноябре, җомга

Менделеевск  районының  Кураково авылында    Васильевлар  гаиләсе,   3 млн.  сум чыгымнар  тотып,  гаилә  сөт  фермасын  ачты.  Моның  белән  аларны   район  башлыгы    Валерий Чершинцев  котлады.

Тантаналы  чарада  шулай  ук аларны   районның  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләреннән хезмәттәшләре,  авылдашлары  котлады.   Район  Васильевлар  кебек  эшчән  кешеләрдән  үрнәк  алырга  өндәде.   «Бу  бик  авыр  эш,  тик  мондый тырыш  гаиләгә ул  аларның  хыялларын  тормышка  ашырырга  ярдәм  итәчәк. Рәхмәт  сезгә», – диде   Валерий Чершинцев.

Бу  гаилә  сөтчелек  юнәлешендәге  эшчәнлек  белән  күптән  шөгыльләнә  инде.  Алар  сыер  абзары  төзү  турындагы  планнарын  өч  ел  буе  йөрттеләр.  Ниһаять,   Васильевлар  үз  максатларына  ирештеләр:   100  башка исәпләнгән  сыер  абзары  эшли  башлады.  

Бу  планнарны  тормышка ашыруга  «2017 – 2020 елларга    КФХ базаларында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  чаралары  ярдәм  итте.  аның  буенча     Васильевлар  гаиләсе  3 млн сум  күләмендә  грант алды. 

Фермада  сыерлар  һәм  югары  сыйфатлы  сөт  әзерләү  өчен   уңай  шартлар  тудырылган.  Хуҗалыкта  әлегә  50 баш  сыер  бар.   КФХның  планында  – аларның  санын    100  башка  җиткерү.  Сыерларны  механикалаштырылган  юл  белән  -  саву  аппаратлары  ярдәмендә  савалар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International