Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019 елның 1 июленә кадәр Россиядә ат үрчетүне үстерү стратегиясен эшли Ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев Россиядә ат үрчетү мәсьәләсе буенча узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.
«Авыл хуҗалыгы министрлыгы атчылык эше өлкәсе сәясәтен эшләүче оешма булырга тиеш. Безгә 2019 елның 1 июленә кадәр, атчылык ассоциацияләрен җәлеп итеп, Россиядә атчылык эшен үстерү стратегиясен эшләргә кирәк», – дип белдерә министр.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, соңгы 12 елда Россиядә атлар саны арта, бүген аларның саны 1,4 млн баш тәшкил итә. Селекция-нәсел эше чараларына бәйле чыгымнарны компенсацияләү өчен атлар тотучыларга субсидияләр бирелә, аларның еллык күләме 125 млн сумга җитә. Быел шундый дәүләт ярдәмен 139 нәсел оешмасы алды.
Әмма тармакны алга таба үстерү өчен кайбер җитди проблкмаларны хәл итү сорала. Шулай итеп, закон киртәләрен бетерергә кирәк, ипподромнарның инфраструктурасын яхшыртырга, шулай ук РФенең төп халыкара атчылык оешмаларында катнашуын яңартырга кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл иү өчен Министрлык ат тотучы заводларга һәм атчылык ассоциацияләренә үз-үзен көйләүче оешмага берләшергә тәкъдим итә. Мондый структура өстәмә стандартлар һәм атларны сынауга контроль билгели алыр иде, шулай ук Россияне әһәмиятле халыкара күргәзмәләргә һәм ат чабышларына чыгара алыр иде.
«Татар-информ» МА хәбәр итүенчә, Татарстанда атчылыкны үстерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында өстенлекле юнәлешләрнең берсе. «Республикада “2013–2015 елларга һәм 2020 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасында атчылыкны һәм ат спортын үстерү” озак сроклы максатчан программа гамәлгә ашырыла. 2018 елның 1 гыйнварына республикада барлык төр хуҗалыкларда 29 мең баш ат исәпләнә иде, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында – 6 мең баш, крестьян-фермер хуҗалыкларында – 11 мең баш, шәхси хуҗалыкларда – 12 мең баш», – дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары әйтүенчә, республикада атчылыкка дәүләт ярдәме күрсәтелә. Аерым алганда, нәсел регистрында теркәлү турында таныклыгы булган хуҗалыкларга нәселле бияләр тотуга чыгымнар өлешен каплауга, нәселле атлар сатып алу чыгымнары өлешен каплауга, чиста канлы менге токымыннан булган нәселле атларны тотуга чыгымнарны каплауга, чиста канлы менге токымыннан булган нәселле атларны һәм чабыш атларын тренинглауга һәм сынауга, ясалма орлыкландыру өчен орлык сатып алуга.
Моннан тыш, Татарстан бюджетында тарихи татар токымы атларын торгызу өчен бияләр сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга 4 млн сум акча каралган. Аны үрчетү белән Лениногорск районыннан эшкуар Фәрит Нәбиуллин шөгыльләнә. Аның хуҗалыгында 92 ат бар, шул исәптән бияләр - 62 баш.
ИА "Татар - информ"