Семинар барышында «АГРОРОБОТ» компаниясе вәкилләре җентекле экскурсия һәм җайланмаларның презентациясен үткәрделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре компания турында күп мәгълүмат алдылар. Презентация кысаларында катнашучылар югарытехнологияле Lely Astronaut A5 җайланмасы – саву роботлары, бозауларны эчерү системасы Lely Calm, сыерлар йоны өчен щетка Lely Luna, сыерлар ашату җайланмасы Lely Juno белән таныштылар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестиция сәясәте һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы Илдар Гафуров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ярдәм итү шартлары турында мәгълүмат бирделәр.
Экскурсия фермерларга Lely компаниясенең үзләре өчен прогресс икәнен һәм сөтчелек хуҗалыклары өчен инновацион технологияләрдә һәрвакытта да аларның бер адым алда баруын күрсәтте.