Республикада тәүлеккә 3240,7 тонна сөт савылган

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив белешмәләре буенча, 2018 елның 29 ноябренә тулаем тәүлеклек  савым 3240,7 тонна тәшкил итә, бу 2017 елның шушы чорына караганда   134,9 тоннага (+104 %) күбрәк. 

1 сыердан  иң  күп савым Әтнә муниципаль районында – 23,2 кг, Кукмара  муниципаль районында  – 20,2 кг, в Мамадыш  районында – 20,1 кг. Саба  һәм  Балтач районнарында да күрсәткечләр югары – 19,7 һәм 17,1 кг.

Көнгә иң күп сөт Кукмара районында савыла  – 230 тонна. Балтач районында  бу күрсәткеч  – 196,5 тонна. Әтнә муниципаль районында  – 188,2 тонна, Саба муниципаль районында – 157,2 тонна, Мамадыш муниципаль  районында  – 147 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International