Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы: теплица яшелчәләрен җыю 28,3%ка артты

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 28 ноябренә теплица яшелчәләрен җыю ил буенча 889,6 мең  тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 28,3%ка  артыграк.  

Шул исәптән кыяр  - 533,8 мең тонна (узган елга караганда +18%), томат  - 342 мең тонна (+48,5%), башка яшелчә культуралары - 13,8 мең тонна (+26,6%).

Теплица яшелчәләрен үстерүче төбәкләр арасында лидерлар булып  түбәндәгеләр санала: Краснодар крае – 76 мең тонна, Ставрополь крае – 72,4  мең тонна, Липецк өлкәсе  – 65,1 мең тонна, Мәскәү өлкәсе  – 52 мең тонна һәм Карачай-Черкес Республикасы – 46,3 мең тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International