Германиядә стажировка узу 2016 һәм 2017 елларда «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләр өчен оештырылды.
Катнашучылар Бавариянең Обераммургау авылында танылган «Этталь» сыр заводында, Трисдорф авылында агачка чокып ясау остаханәсендә булдылар, бизәлгән йортлар белән таныштылар. Татарстанлылар Моцартның туган ягы - Австриянең зур шәһәрләре арасында дүртенче урында торучы Зальцбург шәһәрендә булдылар, «BMW - Welt» күргәзмә комплексынаа, раштуа ярминкәләренә бардылар, Олимпия паркында йөрделәр.
Уку программасы кысаларында катнашучылар Шмидт гаилә фермасында һәм "Kuhstallcafe Illkofen” кафесында булдылар.
Аграр яшьләр җәмгыяте вәкилләре Бавариядә «Юность» рус телле яшьләр берлеге әгъзалары белән очрашып аралаштылар, аларның җәмәгать эшчәнлеге структурасы белән таныштылар.
«Биредә ике атна буена сузылган күңел күтәренкелеге әле озак дәвам итәр! Шушы дөнья белән танышу мөмкинлеген тудырган оештыручыларга зур рәхмәт», - дип сөйләде «Иң яхшы зоотехник» номинациясендә җиңүче Азат Җәләлов.
Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә һәр елны АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсын оештыра. Төп приз – Германиягә һөнәри стажировкага бару. 2018 елда катнашучылар 9 номинациядә ярыштылар: иң яхшы агроном, механизатор, ветеринария табибы, машина белән сыер саву операторы, зоотехник, бухгалтер-икътисадчы, терлекче-бозау караучы, инженер-механик һәм терлек үрчетү буенча технолог.