«Элита» ДНП» АҖ базасында «Бүгенге шартларда терлекчелекне алып баруда үгезләрнең җенесләр буенча аерылган (сексированный) орлыкларын куллану” темасы буенча эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторлары өчен укулар оештырылды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, «Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларының эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашты.
Сәламлау сүззе белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруда эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлар эшенең мөһимлеген ассызыклады аларны яңа технологияләр үзләштерергә һәм аларны үз хуҗалыкларында кулланырга өндәде
«Петр 1 ис. Воронеж дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең авыл хуҗалыгы хайваннарының акушерлык һәм физиология кафедрасы мөдире, ветеринария фәннәре докторы, WWSRussia фирмасының практик консультанты Константин Лободин һәм WWSRussia фирмасының укулар оештыру һәм технологиясе үзәге җитәкчесе Александр Богдан эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыруда җенесләр буенча аерылган (сексированный) орлык куллану технологиясе турында сөйләделәр.
Уку барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар алдылар.
Ел дәвамында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре шундый очрашуларны тагын оештыруны планлаштыралар.