Әлмәт муниципаль районында «Агросыйныф» республика һөнәри- ориентация проектының презентациясе узды

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районында «Агросыйныф» республика һөнәри- ориентация проектының  презентациясе  узды. Проект    мәктәпкәчә  яшьтәге   балалар   һәм  башлангыч  сыйныф  укучылары  арасында     авыл  хуҗалыгы  һөнәрләрен  популярлаштыруга  юнәлдерелгән. 

 Катнашучыларны  сәламләп,  Әлмәт муниципаль районы   башкарма комитеты  җитәкчесенең  социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары    Светлана Лаптева  һәм  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Фәнис Шәрәфиев чыгыш  ясадылар. 

Аннары Татарстан Республикасының  Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе     Диләрә Шувалова мәктәпкәчә  белем  бирү  оешмаларының педагогог-психологларын программаны  гамәлгә ашыру  ысуллары  белән  таныштырды  һәм  программа  эшенең  үзенчәлекләре  турында  сөйләде.    

Проект  үзе   тренинг-уен   кебек,   анда  профессиональ  психологлар  үткәрә  торган  уеннар  каралган. Тренинг-уеннар аграр  һөнәрләр  турында  тулырак  мәгълүмат  алырга  ярдәм  итәләр.  

Проект  кысаларында   мәктәпкәчә  яшьтәге  балалар  үзләрен  агросәнәгать комплексының  агроном, механизатор, комбайнчы,  сыер  савучы  кебек  һөнәрләрендә  сынап  карый  алалар.  

Очрашу  ахырында   эшче  һөнәрләре  арасында   дөнья    чемпионаты  WorldSkills-2019 психологы Эльвина Бабаева  проектны    тормышка  ашыру   методикасын  өйрәнү  буенча   тренинг үткәрде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International