14 декабрьдә «Сыйфат проблемалары академиясе» МООның 25 нче юбилей конференциясе кысаларында Мәскәүдә «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы конкурсында җиңүчеләргә югары бүләкләр тапшыру тантанасы узды.
Быел бер үк вакытта Татарстанның 3 предприятиесе югары бүләкләргә ия булдылар.
А.М. Горький ис. Зеленодольск заводы «Сыйфат лидеры» призын алды. Предприятие Россиядә суднолар төзү буенча эре һәм мөһим стратегик предприятиеләрнең берсе. Үзенең гамәлдә булу чорында заводта 1500дән артык диңгез һәм елга корабльләре, төрле класстагы һәм юнәлештәге суднолар төзелгән. Россиянең үзәгендә һәм Идел елгасы буенда урнашуы заводка әзер корабльләрне һәм судноларны Кара диңгез, Каспий, Балтыйк диңгезләре, Төньяк диңгезе бассейннарының теләсә кайсы төбәгенә эчке су юллары буйлап җибәрергә ярдәм итә.
«Челтәр компаниясе» ААҖ «Инновация - 2018» призына лаек булды. Предприятие үзенең куәте буенча Россиянең иң эре электр челтәре компаниеләре унлыгына керә. Ул куелган һава һәм кабель линияләре озынлыгы буенча, шулай ук подстанцияләрнең,трансформатор подстанцияләренең һәм бүлү пунктларының сыйфаты буенча алдынгы позицияләрне алып тора. Шуны да әйтергә кирәк, компания Россиядә куәте 0,4 кВдан 500 кВга кадәр булган электр челтәре хуҗалыгы объектлары кергән бердәнбер территориаль челтәр оешмасы.
Иң татлы «Сыйфат тәме» призы “Арча” ҖЧҖенең Балтач май-сөт комбинатына бирелде, ул бу призга конкурска тәкъдим «Маасдам» сыры өчен лаек булды. Предприятие сыйфат мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Комбинатта җитештерелә торган продукция берничә мәртәбә төрле конкурслар һәм күргәзмәләр бүләкләрен алды.
Чара ахырында сыйыат мәсьәләләрен хәл итүдә катнашкан кешеләргә бүләкләр тапшырылды. Росстандартның Татарстандагы стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры Фәрид Туктаров «Сыйфатка тугрыклылык» медален алды.
«Республикабыз үсешендә яңа офыклар – бу Татарстанда җитештерелгән товарларны сыйфат һәм ышынычлылык ягыннан үрнәк итеп кую өчен стимул. Мин ышанам ки, безнең җитештерүчеләр конкурстан конкурска тагын да камилләшәчәк, бу безнең республиканың Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә бик теләп алын аторган сыйфатлы һәм инновацион продукция җитештерүче буларак позициясен ныгытырга ярдәм итәчәк», - дип хәдәр итте Татарстанның стандартлаштыру һәм метрология үзәге директоры Фәрид Туктаров.
Быел «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы федераль этабына Татарстан Республикасыннан барысы 84 предприятиедән 134 төрдәге продукция тәкъдим ителде. Шулардан 43 продукция лауреат исемен алды, ә 49ы "Ел яңалыгы" статусына ия булды.
«Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсы - сыйфат өлкәсендәге бик күптәнге һәм иң абруйлы конкурсларның берсе, ул фәнни нигездә Росстандарт, "Сыйфат проблемалары академиясе" МОО һәм "Стандартлар һәм сыйфат" РИА ярдәме белән оештырылган иде. Проектның төп максаты – үзебезнең җитештерүчеләргә ярдәм итү, аларны продукциянең сыйфатын яхшыртуга һәм конкуренция сәләтен апрттыруга кызыксындыру.