6 сентябрьдә Алексеевск районының «Родина» күмәк хуҗалыгында Казанда җитештерелгән боҗралап эшли торган 4 «Казанка-5» сугару техникасы файдалануга кертелде. Әлеге агрегат белән сугару мәйданы 144 га тәшкил итә.
2018 елны 13 -14 сентябрендә Удмуртия Республикасында The DairyNews мәгълүмат агентлыгы «Силос мәктәбе» чаралары уздыра, анда терлекчелек предприятиеләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре вәкилләре катрнаша ала.
6 сентябрьдә Игенчеләр сараенда терлекчелек тармагының 2018 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды.
Татарстан Республикасыннан чарада «Татарстан Республикасының аквакультура һәм умартачылык идарәсе” ДБУ делегациясе катнаша.
Теләче муниципаль районында өч эш көне йомгаклары буенча алдынгы комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру дәвам итә. 5 сентябрьдә алдынгы комбайнчыларга сертификатларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов тапшырды.
Саба районының «МИШӘ» тәэмин итү-сату буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 2015 елда оештырыла. Анда 20 әгъза исәпләнә, шулардан алтысы штатта эшли.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен ташламалы кредитлау мәсьәләләре буенча \ видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә уздырды. Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә узды
Сегодня Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм АПК предприятиеләренең аграр белем бирү һәм фәнни оешмалар белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Оператив белешмәләр буенча, бу елның 5 сентябренә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1328,6 мең гектар мәйданда суктырылган, бу фараздан 90 процент тәшкил итә.
Тукай районының Комсомолец поселогыннан ерак булмаган территориядә урнашкан “Кама” агрофирмасы кырында шимбә көнне «Дүртенче җидекөнлек” йомгаклары буенча алдынгы комбайнчыларны һәм механизаторларны чираттагы бүләкләү узды.