«Зәй шикәре» дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә беренче булып «Toyota Engineering Corporation» «көмеш» дәрәҗәсен алды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

«Зәй шикәре» заводы дөньякүләм  азык-төлек  сәнәгатендә  беренче  булып  «Toyota Engineering Corporation» «көмеш»  дәрәҗәсен  алды. Предприятиенең дөньякүләм чагыштырма  анализы  буенча  аудитны  гомуми  җитештерү  системасы  принциплары  нигезендә “ToyotaEngineering Corporation» компаниясе  директоры  Тосихиро Ямада  үткәрде. «Зәй  шикәре»  ААҖ «TEC»  Россиядә  системасы  буенча көмеш  дәрәҗәсенә  күтәрелгән   икенче  компания,    Татарстан  Республикасында  - беренче  һәм  дөньякүләм  азык-төлек сәнәгатендә беренче булды. Аудит йомгаклары буенча  предприятиенең  күрсәткече 3,89 балл булды, бу дөньякүләм  корпорацияләр  дәрәҗәсенә  туры килә.

  «Агрокөч» АҖ  генераль  директорының  «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге  мәсьәләләре  буенча  урынбасары    Антон Трошин: « «TEC» принциплары  а предприятиедә  берничә  ел  гамәлгә ашырыла  инде.  Мәс.,   2016 елда     системаның  «бронза» дәрәҗәсе  алынган  иде.   Аннары  җитештерүнең  һәр  этабында продукция үзкыйммәтен төшерү бурычын куйдык.  «ToyotaEngineering Corporation» белгечләре  белән  бергә  без  җитештерү    процессларының  проблемалы  урыннарын  таптык  һәм  аларны  бетерү  ысулларын  эшләдек.  Бүгенге  көнгә  предприятиенең  барлык  участоклары   диярлек   эталонга  җиткерелде.   Инновацион система  принципларын  гамәлгә кертү  заводка  төп  күрсәткечләрне  яхшыртырга  булышты.  Аерым  алганда,   шикәр  комы  җитештергәндә  югалтуларны  киметә  алдык,  хезмәт  җитештерүчәнлеген  һәм  продукция  күләмен  арттырдык».

 Белешмә:

 «АГРОКӨЧ» -  Идел  буе  округында  әйдәп  баручы  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчесе.  Ул   вертикаль-интеграцияләнгән холдинг һәм   бөртекле  культуралар  үстерүче,     кош  ите,  шикәр,  сөт  продуктлары  җитештерүче  предприятиеләрне  үз   эченә  ала.  «АГРОКӨЧ» АҖ  составына  керүче  предприятиеләр  Татарстан АПКсын  үстерүдә  мөһим  элементлар булып  санала. «Чаллы-Бройлер» Татарстан  Республикасында   кош  ите  базарының   65%ын  алып  тора, «Зәй шикәре» - шикәр  базарының  51%ын. Орлык   заводы республика агрофирмалары өчен орлык  әзерли,  катнаш азык  заводы  ит һәм сөт җитештерүчеләрне  катнаш  азык  белән  тәэмин итә.

«Зәй  шикәре» - Россиядә  иң  куәтле  җитештерү  мәйданчыкларының  берсе:    предприятиенең җитештерү куәте тәүлеккә 8000 тонна шикәр чөгендере  эшкәртерлек, җитештерү күрсәткече 1200 тоннадан артып китә.  

Бу күрсәткечләре буенча предприятие Россия  Федерациясенең  иң  яхшы  заводлары бишлегенә керә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International