Әлки муниципаль районында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Әлки  муниципаль районының Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы  алдынгыларын  бүләкләү  тантанасы  узды. Чарада  Әлки  муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, фермерлар хуҗалыклары  башлыклары,  шулай  ук  районның  АПК  предприятиеләре  җитәкчеләре  һәм белгечләре  кактнашты.  

Әлки районы  үсемлкчелек  һәм  терлекчелек  буенча  республика  районнары  арасында  алдынгылар  рәтендә  бара.  Районда  һәркөнне  150  тоннадан  артык     сөт  савыла  һәм эшкәртүгә  озатыла. Бу   – республика  буенча  бишенче  күрсәткеч. 

Быел  бөртеклеләр уңышы 118 мең тонна  тәшкил  итте, 20700 тонна көнбагыш орлыгы җыелган. Орлфк кукурузы - 33 мең тонна. Һава  шартларына  да  карамастан,  игенчеләр  һәр гектардан  уртача 32,7 центнер  уңыш  җыя  алдылар. 

Район  башлыгы Александр Никошин  авыл  халкына  тырыш  хезмәтләре  өчен  зур  рәхмәт әйтте. 

«Без слетка  иң  бгары   күрсәткечләргә  ирешкән  алдынгыларны  чакырдык.  Шул  ук  вакытта   кырларда  һәм  фермаларда  тырышып  эшләүче  һәм  һәр яктан мактауга  лаек  авыл  хезмәтчәннәребез  бик  күп  безнең.   Быел  игенчеләр   соң  өлгерә  торган  көнбагышны  да,  орлык  кукурузын  да  тулысынча  җыеп  бетерделәр.   Бу  исә  вакытларын  аямыйча  эшләүче  механизаторларның  тырышлыгы  нәтиҗәсе.   Алар  техниканы  да  кышкы  саклауга  куеп  өлгерделәр.   Ә терлекчеләр   ел  дәвамында  үзләренең  күрсәткечләрен  саклап  кала  алдылар.  Иртә  таңнан  алар  фермага  ашыгалар.   Алар  өчен ял көннәре дә,  бәйрәм  көннәре  дә юк.  Слетта  фермер  хуҗалыклары  башлыкдары  да  бар.  Сез  барыгыз  да  авылларны  саклап  калуга  көч  куясыз. Рәхмәт сезгә!»,  – диде  район башлыгы. 

Авыл  хуҗалыгы  алдынгыларына  рәхмәт хатлары  һәм  акчалата  премияләр  бирделәр.  

Иң  яхшы    комбайнчылар дип түбәндәгеләр  танылды:    Рәфис Камалов (Центральный (Үзәк)  АХО), Юрий Севрикеев (Западный (Көнбатыш) АХО), Нияз Кыямов (Восточный (Көнчыгыш) АХО), Азат Әхмәтов (Южное (Көньяк) АХО), Виталий Антонов (Юговосточый (Көньяк-Көнчыгыш)  АХО), Сергей Николаев («Хузангай» ҖЧҖ), Ришат Асатов  «Яшь Көч» ҖЧҖ).

 «Иң яхшы  терлекче»  номинациясендә  бүләкләргә  лаек булучылар:    Габделхәй Гарифуллин (Каргалы), Гүзәлия Гатауллина (Чув. Кичүе), Әлфинур Гиниятуллина (Биб. Чаллы), Равил  Моратов (Альмурзино), Илдар Гатыйпов (Альмурзино), Нәфис Миңгалеев (Хузангай  ҖЧҖ), Максим Спиридонов (Хузангай  ҖЧҖ), Гөлчәчәк Булатова («Яшь Көч» ҖЧҖ).

  "Белгечләр " номинациясендә  бүләкләргә  лаек булучылар:     Западное (Көнбатыш)  АХОның  5 нче  номерлы  отряды  агрономы Илгиз Насыйбуллин, (Юговосточый (Көньяк-Көнчыгыш)  АХО  баш  агрономы   Наил  Гатин, (Центральный (Үзәк)  АХО механизаторы  Александр Захаров, Каргалы  ТК       бухгалтеры  Фирая Хисмәтова.

Бүләкләү  тантанасы  районның  иҗат  коллективлары  катнашындагы    концерт   программасы  белән  дәвам  итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International