Әгерҗе муниципаль районының Биктау авылында Гөлшат һәм Радик Мөхтиевлар - яшь гаиләләрнең берсе. Бүген алар үз хуҗалыкларын булдырып, аякларында нык торалар.
2016 елда гаилә мин-ферма төзү буенча субсидия алды. Радик вагон депосында күзәтүче булып эшли, ә Гөлшат - Биктау башлангыч мәктәбендә - пешекче. «Башта Радикның әти-әниләре йортында яшәдек. Элегрәк тә маллар тота идек инде. Сыерлар өчтән дә ким булмый иде. Алты ел элек яңа йорт төзеп чыктык. 2016 елда мини-фермалар төзү буенча субсидиядән файдаланырга уйладык. Ул программаның төп шартларыннан берсе – 5 ел буена сыерлар санын киметмәү. Республика программасы кысаларында сыер саву аппаратына ия булдык. Хәзер безнең мини-фермада 5 сыер, үгезләр, бозаулар һәм кәҗәләр бар. Шулай ук казлар, бройлерлар һәм тавыклар үстерәбез», - дип сөйләде Гөлшат.
Сөтне сату буенча проблема юк. Аның бер өлешен сөт җыючыларга тапшыраалр, бер өлешен үз эшләрендә саталар. Анда аның үз сатып алучылары.
«Брыбыз да өйдә булганда, терлекләрне бергәләп карыйбыз, кайчакта, кем буш, шул карый инде. Радикны өйдә тотуы авыр. Иртә яздан караңгы көзгә кадәр ул кырда», - дип сөйли хуҗабикә.
Биш пай җирендә гаилә күпьеллык үләннәр һәм бөртекле культуралар үстерә. Моның өчен аларның барлык төр техникалары да, агрегатлары да бар. Хайваннарга азык җитәрлек әзерлиләр.
Мөфтиевларның өч балалары. Өлкә н кызлары Зиләрә терлекләр карарга булыша. "Балалар кул астына керә башлагач, эш җиңеләеп китә", - ди Гөлшат.
Мөфтиевлар гаиләсе уңышының төп нигезен хезмәт сөючәнлек, активлык, тырышлык һәм бердәмлек тәшкил итә.