Марат Әхмәтов: республикада без ышанычлы фермерлар классы булдыра алдык

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстанның  фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл  хуҗалыгы  кооперативлары ассоциациясенең    ХIX съезды  узды, анда     республиканың  барлык  муниципаль районнарыннан  177 делегат катнашты. 

Чараны Фермерлар    ассоциациясе  рәисе   Камияр Байтемиров ачты. Үз  нотыгында  ул, дәүләт ярдәме  чаралары  фермерларга  үсәргә  һәм  продукция җитештерү  күләмнәрен  арттырырга  ярдәм  итә,  диде.      Соңгы  7 елда  республика АПКсына  грант ярдәменә     2,6 млрд сумнан  артык  акча  бирелде: яңа  эш башлаучы КФХларга - 975 млн. сум, гаилә терлекчелек   фермаларына - 1 145 млн. сум, авыл  хуҗалыгы кулланучылар    кооперативларына - 526,6 млн. сум. 

Съезд кысаларында    крестьян-фермер хуҗалыклары  башлыклары  үз тәҗрибәләре  белән уртаклаштылар.  Мәсәлән, Азнакай  районы  КФХ    башлыгы  Рәмис Сәхапов, кулланучылар кооперативын  төзү фермерларга  һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  һәр литр  тапшырылган  сөт өчен  3 сум артык  акча  алырга,   үзебезгә  сөт  ташу  техникасы сатып  алырга һәм  фермерлар  ихтыяҗы  өчен  штатка даими  эшләүче ветеринар  алырга  ярдәм  итте, диде.   

Тукай  районыннан буыннан-буынга  килгән  кошчы-фермер   Айгөл Ханова йомырка сала  торган    уникаль токымлы тавыклар һәм  бройлерлар үстерү  тәҗрибәсе  белән  уртаклашты,  үз эшендә  була  торган  кыенлыклар һәм аларны  шәхси  тәҗрибәдә  хәл итү  юллары  турында  сөйләде.  

Шулай  ук Зәй  районының  Фермерлар  һәм КФХ ассоциациясе рәисе   Илшат Хәбибуллин районда  ачылган  Агропарк турында, фермерлар  өчен  аның  әһәмияте  турында  сөйләде.  Ул  Мөслим районыннан үз коллегаларын  да  билгеләп  узды,  аларның  продукциясе  Зәйдә  бик теләп  алына, диде ул һәм  башка фермерларны  да  хезмәттәшлек  итәргә  өндәде.      

  «Казан» агропаркы директоры  Олег Власов фермерлар  продукциясенең  сәүдә  киштәләренә  барып  җитүенең    уникаль  технологик чылбыры  турында  сөйләде.  Делегатларның   фермерларга  кагылышлы  сорауларына   җаваплар бирде, ул  фермерлар  продукциясен  Агропарк тарафыннан  мөстәкыйль   сатуны  оештыруга  алу  мөмкинлекләре  турында  сөйләде.     

Кукмара  районыннан «Экопродукт» авыл  хуҗалыгы кооперативы  рәисе     Зөфәр Баязитов авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүнең  үз   технологиясе  турында  сөйләде.  

Делегатларның барлык сораулары һәм   оператив рәвештә съезд барышында  ук  каралды  һәм хәл ителде,  ә  җентекләп  өйрәнүне таләп  итә  торганнары  карауга  алынды.  

Фермерларга  үзенең  ихтирамын  белдереп,  йомгаклау  сүзе  белән  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  чыгыш  ясады.  «Республикада  без  ышанычлы  терәк  – үзләренең  мөстәкыйль  хезмәте  белән  ихтирам казанган  һәм танылган  фермерлар классы  булдыра  алдык», - диде  Марат  Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International