Арча районы делегациясе Беларус авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булып кайтты

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов җитәкчелегендә берничә хуҗалык җитәкчесе составындагы делегация узган атнада тәҗрибә алмашу максаты белән Беларус Республикасында булып кайтты.

Шунысы әһәмиятле, бу зур булмаган республика сөт җитештерү буенча дөньякүләм лидерлар бишлегенә керә, ак май җитештерү буенча дөньякүләм экспортерлар арасында өченче урынны алып тора.

«Безне республиканың башкаласы - Минскидан 30 километр ераклыкта урнашкан хуҗалыкка алып бардылар. Безне Минск урамнарында кешеләрнең күзгә аз ташлануы гаҗәпләндерде, ә бит анда ике миллионнан артык кеше яши. Күрәсең, кешеләр барысы да эш белән мәшгуль. Авыл йортлары бик гади, артык байлык күренеп тормый, ферма тирәләре тотып алынган. Без килгән «Унибокс» компанияләре төркеме хуҗалыгында хатын-кыз идарә итә. Бөтен җир чип-чиста, бар урында тәртип», - дип, үз фикерләре белән бүлеште Ренат Гиниятов.

Бу сәфәр, чынлап та, бик файдалы булган. Беларус хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү буенча шактый кызыклы технологияләр кулланалар икән. Күрше республикага сәфәр кылып кайткан хуҗалыклар җитәкчеләре хәзер инде аларны үз туган якларында - Арча районында куллану мөмкинләрен карыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International