Кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме 2019 елда 1,4 мәртәбә – 15,3 млрд. сумга кадәр артты

2019 елның 1 феврале, җомга

2019 елда кече хуҗалыкларны үстерүгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан каралган акчаларның гомуми күләме 15,3 млрд. сум була, бу узган елга караганда 40%ка диярлек(11 млрд. сум иде) артык.

Төбәкләрдән алынган мәгълүмат буенча, быел дәүләт ярдәме акчаларын 3200 крестьян(фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары алачак.

Моннан тыш, «Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» федераль проекты паспорты кысаларында төбәкләргә крестьян(фермер) хуҗалыкларын һәм авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүнә өстәмә рәвештә 5,3 млрд сум бүленәчәк, бу исә быел ук 18200 яңа  МСП субъектын төзергә ярдәм итәчәк.

Узган елда 2353 яңа эш башлаучы фермерга, 716 гаилә терлекчелек фермасына һәм 214 авыл хуҗалыгы кооперативына дәүләт ярдәме күрсәтелде. Шулай ук 2017 елдан грантның уртача күләме дә артты. Хәзер яңа эңа башлаучы фермерлар өчен ул 2,06 млн. сум тәшкил итә(2017 елда – 1,77 млн. сум), гаилә терлекчелек фермалары өчен – 7,75 млн. сум (2017 елда - 6,11 млн. сум), авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен – 15,51 млн. сум (2017 елда - 10,75 млн. сум).

Авылда кече һәм урта эшкуарлыкны актив үстерү өчен шартлар булдыру агросәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәте юнәлешләренең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International