Фән һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең хезмәттәшлеге республиканы бөтенләй яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкин

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнварда Марат Әхмәтов җитәкчелегндәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе университет һәм Министрлык арасында потенциаль партнерлык проектларын билгеләү өчен Казан университетының тикшеренү лабораториясендә булды.

КФУ ректоры Илшат Гафуров партнерларга Нигези медицина һәм биология институтының лаборатория корпусы мөмкинлекләрен күрсәтте. Париж коммунасы, 9 адресы буенча урнашкан междисциплинаара фәнни комплекс территориясендә Фәнни-мәгариф фармацевтика үзәге һәм Нигези медицина һәм биология институтының тикшеренү бүлекчәләре эшли. Аерым алганда, үзәктә геном, протеом һәм метаболом тикшеренүләре уза.

«Безнең университет бик зур һәм аны ике сәгатьтә генә йөреп бетереп булмый. Әмма без ике якк өчен дә кызыклы булган темаларны билгели алдык. Шунысы мөһим, университет җәмәгатьчелек өчен файдалы булырлык хезмәттәшлек итү нокталарын табарга тели», - дип ассызыклады КФУның төп корпусында очрашу барышында Илшат Гафуров.

Бу очрашуда, министрдан тыш, аның урынбасарлары, профильле ведомство оешмалары һәм уку йортлары җитәкчеләре катнашты. Аларның барысы да булачак проектларның эшче төркемнәре составына керә. Аларны ике төп юнәлешкә аерырга мөмкин: җирдән файдалану һәм терлекчелек.

«Без күптән шул форматта сөйләшүне планлаштырган идек. Алга таба безгә ике  төркем төзергә кирәк:   җир  эш һәм терлекчелек  буенча һәм генетика һәм селекция буенча. Алар бүген үк алга таба максатчан хезмәттәшлек итү турында сөйләшергә тиеш. Бу очрашу универстиетны үстерү, тәҗрибә алмашу күзлегеннән караганда да кызыклы. Безнең ике университет та бай  тарихлы», - диде Марат Әхмәтов.

Һичшиксез, фән һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең үзара хезмәттәшлеге республиканы бөтенләй яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International