Республикада кече ветеринария белгечләрен әзерләү буенча күчмә курслар уза

2019 елның 1 феврале, җомга

Республика территориясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  кече  ветеринария  белгечләре  өчен  «Терлекчеләрне  беренче  ветеринария  ярдәме  күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү буенча комплекслы  программа» буенча  түләүсез  уку курслары  уза.    Монда  барлык  теләүчеләр,  шулай  ук  фермерлар да,  шәхси  ярдәмче хуҗалык алыпа  баручы  авыл  кешеләре  дә  катнаша  ала.  

Уку барышында  теләүчеләр  терлекләрдә була  торган  йогышлы  авырулар,    аларны  дәвалау  ысуллары,  сыерлар  бозаулаганда  ярдәм  күрсәтү  нигезләре, бозаулаганнан  соң  була  торган  өзлегүләр, яшь терлекләрдәге  авырулар турында  белә  алалар.   Укуда  катнашучылар  төрле  авырулар  очрагында  беренче  ветеринария  ярдәме  күрсәтү  күнекмәләренә,    ветеринар инструментлары  белән  эшләргә өйрәнәләр. 

Уку районарның  ветеринария  берләшмәләрендә уза.   Тыңлаучылар  алдында  Н.Э. Бауман  исемендәге  КДВМА һәм   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария  идарәсе  чыгышлар  ясый.   белгечләре.  Курс  тәмамлангач,  тыңлаучыларга  кече  ветеринария  белгече    булып  эшли алырлык таныклыклар  бирелә.

Тулырак  мәгълүматны  районның  ветеринария  берләшмәсендә алырга  мөмкин, шунда  ук  укуга  да  язылырга  була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International