Хезмәт кешеләре: Кайбыч районының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген безнең рубриканың герое - Кәлимуллин Рифкать Кәлимулла улы. Ул 1927 елның 5 апрелендә Татарстанның Кайбыч районы Борындык авылында туган. Кечкенәдән үк ул авылдашларын гаҗәпкә калдырып, йә сәгать төзәтә, йә аэрочана өчен мотор җыя торган булган. Чөнки аның әтисе бик оста куллы кеше булган, ә Рифкать гел аның янында бөтерелә торган булган.

Сугыш елларында, башка җирләрдәге кебек, Рифкатьнең туган авылы бушап кала, барлык ирләр сугышка китә, алар белән бергә аның  әтисен дә алалар. 1942 елда Рифкать Мурали МТСында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Ә инде бер елдан бу хезмәт сөючән малайга комбайн ышанып тапшыралар. Армиягә бит туплар, пушкалар гына кирәкми. Икмәк тә төп сугыш коралына әверелә. МТСның иң яхшы комбайнчылары арасында Кәлимуллинны атый башлыйлар. 180 гектар норма урынына 360 гектар һәм аннан да күбрәк җирдән уңыш җыя ул. 1945 елгы Җиңү елында сезон эшләрен 700 гектарга җиткерә.

Рифкать һәр эшкә чын инженерларча карый торган була. 1949 елда, комбайн эшен камилләштереп, 1300 гектарда уңыш җыя. Бу - илдә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе була. Беренче бүләк - Ленин ордены - аның хезмәтен лаеклы бәяли.

Икенче урып-җыю барышында Рифкать үз рекордын уздырып, тагын бер Ленин ордены белән бүләкләнә. 1951 елда ул 1366 гектарда икмәк җыя. Рифкать Кәлимулла улы Кәлимуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Аңа бу чакта нибары 24 яшь була!

Эшли-эшли Рифкать кичке мәктәпне тәмамлый һәм 1953 елда Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлый һәм шул ук югары уку йортында укыта башлый. Тимирязев исемендәге академия каршында читтән торып аспирантурада укый, аннан соң диссертация яклый һәм техник фәннәр кандидаты булып җитешә.

1966-1969 елларда Рифкать Кәлимулла улы «Сельхозтехника» республика берләшмәсендә баш инженер булып эшли, аннары 1987 елга кадәр «Нива Татарстана» фәнни-җитештерү берләшмәсендә(НПО) механизация бүлеге мөдире була, РСФСРның атказанган рационализаторы, СССРның атказанган уйлап табучысы, күп дәреслекләр авторы һәм ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы.

Бүген ул безнең арада булмаса да, аның исеме, хезмәт даны Татарстан агросәнәгать комплексының Хезмәт геройлары китабында мәңгеләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International