«Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорларының Беренче бөтенроссия олимпиадасы - 2019»

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елның 12-13 февралендә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары башкарма директорларының Беренче бөтенроссия олимпиадасын - 2019» уздыра.

 Конкурста бөтен Россиядән 22-55 яшьтәге, юлламасы йә бер авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы яисә биштән артык крестьян(фермер) хуҗалыгы(АПК өлкәсендә шәхси эшкуарлар) булган затлар катнаша ала. Төп конкурс процедураларын оештыручы оператор буларак Россия кооперация университетының Казан кооператив институты(филиалы) эш итә.

Чараның максаты - фермерлар һәм кече хуҗалыклар арасында интеграцион процессларның төп «катализаторы» буларак, авыл кооперациясендә башкарма менеджмент институтын үстерү. Чара АПК өлкәсендә мәгълүмат һәм мәгариф эшчәнлеген активлаштыру буенча 2018 ел азагында Татарстан территориясендә уздырылган зона семинар-киңәшмәләре йомгаклары буенча имзаланган Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре кысаларында уздырыла.

Конкурс комиссиясе составына (Олимпиаданың  жюри составына) “Кече һәм урта эшкуарны(МСП) үстерү корпорациясе” АҖ җитәкчелегендә кооперация өлкәсендәге төбәкара экспертлар керә. Конкурс биремнәренең берсен бәяләүдә дистанцион рәвештә тиешле интернет ресурсына кушылучы кулланучылар катнаша ала. Конкурсның онлайн-трансляциясенә тоташу һәм Олимпиадада катнашу тәртибе турындагы мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://cooperator.eduterra.pro/mgmt/course/~pYCa

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International