Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Идел буе федераль округы РФ субъектларының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә башкарма хакимият органнары ассоциациясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда әлеге органнарның һәм дәүләт кадастр бәяләве үзәкләренең җитәкчеләре катнашты.
Балтач муниципаль районында “2-19 елгы язгы кыр эшләрен финанслау, ташламалы кредитлау” темасына киңәшмә узды.
“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУендә «Татагролизинг» АҖ белән берлектә Татарстан Республикасының агрономия хезмәтләре белгечләре өчен укулар узды.
Татарстанда 2018 елның 26 ноябреннән 5 декабренә кадәр зона семинар-киңәшмәләре уза. Семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.
Техни модернизацияләү һәм авыл хуҗалыгы техникасын 2019 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
«Агрокөч» холдингы 2019 елда үз проектларына 2,5 млрд сумнан артык акча кертәчәк. Яңа инвестиция программасына 2 мең баш савым сыерына исәпләнгән терлекчелек комплексын төзү керә, ул Татарстан Республикасының Азнакай районында булачак, шулай ук Актаныш икмәк кабул итү предприятиесендә 60 т/тәүлек куәткә ия тегермән төзү планлаштырыла. 2019 елда инвестпрограммага Холдингның төп җитештерү предприятиеләре һәм агрофирмалары кергән. Мәс., Зәй шикәр заводында чөгендер түбен киптерү бүлеге реконструкцияләнәчәк, су чистарту резервуарын урнаштыру төгәлләнеп килә.
Менделеевск районының Кураково авылында Васильевлар гаиләсе, 3 млн. сум чыгымнар тотып, гаилә сөт фермасын ачты. Моның белән аларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады.
1 декабрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.