Татарстанның агрария галимнәре Чебоксарда үткәрелә торган күргәзмәдә бәрәңгенең яңа сортларын тәкъдим итәләр

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

2019 елның 28 феврале – 1 мартында Чуаш Республикасы  башкаласы   - Чебоксар шәһәрендә    «Бәрәңге-2019» төбәкара  күргәзмәсе  узачак.  Анда  Россиянең 20 төбәгеннән,  шул  исәптән Татарстаннан  да  вәкилләр катнашуы  көтелә.    

«Чебоксарда тармак күргәзмәсендә  бәрәңгенең институт эшләп  чыгарган  яңа    "Регги" һәм "Самба" сортлары  күрсәтеләчәк.  Бу  яңа  сортлар  уңай  бәяләнер һәм  Россия төбәкләреннән яңа  эшлекле   партнерлар  белән  хезмәттәшлек  урнаштырырбыз дип ышанабыз», – диде  Татарстан  Авыл хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү институтының  (ТатНИИСХның)   авыл  хуҗалыгы биотехнологиясе бүлеге  мөдире, биология  фәннәре  кандидаты      Зенон Сташевски.

Галим сүзләренә караганда,  бу  ике  сорт та  югары  уңыш  бирүчәнлеге, эссегә чыдамлыгы, вирусларга һәм авыруларга  каршы  торучанлыгы  белән аерылып тора.  

Күргәзмәнең эшлекле   программасы  кысаларында  Россия  Федерациясе  Фән һәм мәгариф  министрлыгы  каршындагы  Фән-техника   комитеты  утырышы  булачак, ул 2017-2025 елларга  авыл  хуҗалыгын үстерүнең   федераль  фәннио-техник   программасының  «Россия  Федерациясендә бәрәңге   селекциясен һәм орлыкчылыгын үстерү» ярдәмче  программасын гамәлгә ашыруга  багышлана. 

Шулай  ук    «Россиядә  бәрәңгечелек: аның  торышы һәм үсеш перспективалары» темасына фәнни-гамәли  конференция, түгәрәк  өстәлләр  уздыру  планлаштырыла,  аларда  бәрәңгенең  яңа  сортлары  һәм  югары  сыйфатлы  бәрәңге  орлыгын  җитештерүнең  заманча  системалары,  орлык  һәм товар  бәрәңгесен  экспортлауны  арттыру мөмкинлекләре  буенча  фикер алышу  була.  

Моннан  тыш,  мәдәни программада  бәрәңгедән әзерләнгән төрле  ризыкларны  татып карау,   катнашучылар  һәм килүчеләр арасында  конкурслар  үткәрү каралган. Чара  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә уза.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International