Марат Әхмәтов: балтачлыларның хезмәт сөючәнлеге һәм тырышлыгы район икътисадына ныклы нигез салды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

28 февральдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Балтач муниципаль районы алдынгыларын  котлауда  катнашты.

Чара  башланыр алдыннан  Марат  Әхмәтов  җирле  җитештерү продукциясе  күргәзмәсен  карап  чыкты,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән очрашты,  аларның  уңышлары  һәм киләчәккә  планнары  белән  кызыксынды.  

Алдынгыларны  бүләкләү  мавыктыргыч   концерт  программасыннан  башланып китте  һәм ул  күркәм   «Хезмәт бәйрәменә» әверелде.  Район яшләре  һәм балалар  туган  як  турында  җырлар җырладылар,  биеделәр, тагын  башка төрле  номерлар  күрсәттеләр.  Авыл  кешесе  иртәдән кичкә  кадәр  эш белән  мәшгуль  булуга  да карамастан,   яшь талантларны  ачу өчен  дә  шартлар  бар районда.  

«Бу  районда  мин  үземнең  тормыш һәм хезмәт эшчәнлеген  башладым һәм  күп нәрсәгә өйрәндем. Балтачлыларга  мин  аларның  тырышлыгы, хезмәт яратулары, һәрвакыт  күтәренке  рухта  булулары, үз сүзләрендә  тора  белүләре  өчен  рәхмәт белдерәм.    Нәкъ  менә  шул  сыйфатлар  район халкын  башкалардан  аерып тора һәм менә  нәкъ менә шуның  белән  сез  район икътисадына  ныклы  нигез  салдыгыз. Бу  сыйфатларның  районның  киләчәк  уңышларын булдыруга  да  хезмәт итәчәгенә ышанам мин», - дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов.

Район алдынгылары лаеклы  дәүләт  бүләкләре  алдылар.  Балтач районының  Мактаулы   гражданы медален  Марат  Әхмәтов үзе  дә  алды.  

«Казанышларны  шундый  олы  дәрәҗәдә тану минем өчен  бик  мөһим», - дип сөйли  40  ел  зоотехник булып  эшләгән һәм  Министр   кулыннан Рәхмәт хатын  алган      Рәфис Галимуллин.     Ветеринария  академиясен  тәмамлап,  ул туган  авылына  кайта.  Үзендәге  төп сыйфат итеп  - эш сөючәнлекне  атый  ул.    «Зоотехник эше   – ул  елга  365 эш көне дигән сүз.  Һәр яңа  көн  яңа  мәшәкатьләр алып  килә,  аларны  иртәгә калдырып булмый, барысын  да  бүген  хәл итәргә кирәк», - дип  сөйли   Рәфис Галимуллин. Әмма  ул  үз эшенә  зарланмый,   Рәфис Галимуллин  бу  тормышта  үз урынын  тапкан  һәм ул  аны  башкача  күз алдына китерә дә  алмый.  Һәм бүгенге  чарага  җыелган,  гади эш урыннарында хезмәт итүче, әмма  туган  як өчен  бик  мөһим булган  белгечләр булып  эшләүче башкалар       да  аның  белән     килешәләр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International