Бу хакта 26 февральдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Спас муниципаль районы Советының 2018 елда социаль-икътисадый үсешенә йомгаклар ясауга һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышында әйтте.
Утырыш алдыннан Марат Әхмәтов район башлыгы Камил Нугаев белән бергә җирле җитештерү продукциясе һәм балалар иҗаты күргәзмәсен карадылар, эшкуарлар һәм балалар белән аралаштылар.
Хисап нотыгында Спас районы башлыгы Камил Нугаев район икътисадының Болгар архитектура-тарихи музей-тыюлыгына шактый йогынты ясавы турында хәбәр итте. Бу җирле җитештерү продукциясен торгызу өчен яхшы этәргеч булды, диде ул.
Марат Әхмәтов, хисап утырышы формаль чара гына түгел, ул башкарылган эшне бәяләү һәм киләчәккә юнәлешләр билгеләү өчен хезмәт итә, дип билгеләп үтте.
«Спас районы бик үзенчәлекле. Бирегә килә торган туристлар саны елдан-ел арта бара, заманча инфраструктура булдырылган. Районда үсемлекчелек һәм терлекчелекнең җирле органик продукциясе өстенлек итәргә тиеш», - диде Марат Әхмәтов.
«Мин районда иң югары игенчелек культурасын күрергә телим. Һәр үтеп баручы киң кырларга шаккатып карарга һәм игенчеләрнең хезмәтенә сокланырга тиеш», - дип өстәде ул.
2018 ел йомгаклары буенча Спас районы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча 29 урынга күтәрелде. Бу 2017 елга караганда 16 урынга күтәрелү дигән сүз. «Әмма үсеш мөмкинлекләре тагын да зур әле», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Чара азагында министр спаслыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм аеруча уңганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды.