ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Тукай муниципаль районында “Тукай азык-төлек корпорациясе агрофирмасы” терлекчелек комплексына Венгриядән 110  баш нәселле  таналар  кайтардылар.   

Республикада 2019 елгы  чәчү кампаниясенә 10 меңнән артык  трактор,     2,7 меңләп комбайн, 6 мең чәчү техникасы һәм шул  кадәр үк  культиватор  ремонтларга  кирәк булачак. 

Зәй  муниципаль районында  республиканың  беренче  пилот  проекты  - авыл  җирлегенең  агросәнәгать паркы  ачылды.   Аны  ачу  тантанасында  Зәй  муниципаль районы  башлыгы   Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, Татарстанның Фермерлар,   крестьян хуҗалыклары  һәм     авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары  ассоциациясе  рәисе    Камияр Байтемиров, Татарстан  Республикасы мәгариф  һәм фән  министры   Рәфис Борһанов,  инвестор, «Челтәр компаниясе»  ААҖ  генераль  директоры    Илшат Фәрдиев  катнашты.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шимбә көнне, 29 декабрьдә, Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасында  бакчалыкны  үстерү  мәсьәләләре  буенча  киңәшмә  узды.  Киңәшмәдә   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы Ирек Садыйков, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрлыгының  фән,  мәгариф һәм  инновацион  технологияләр  бүлеге  башлыгы  Наил Хәмидуллин, Краснодар  краенда   «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең коммерция директоры Владимир Крючков, «ЮГПОЛИВ» ҖЧҖенең агроном-консультанты Алексей Мальцев, «Татмелиоводхоз» идарәсе” ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, Татарстан  Республикасының Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, шулай ук  Татарстан авыл хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты, Казан дәүләт  аграр  университеты галимнәре  һәм крестьян-фермер хуҗалыклары  җитәкчеләре  катнашты.  

«Казан» халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат  спорты  федерациясенең еллык  хисап конференцияче  узды.   Чарада Татарстан Премьер-министры  урынбасары, Атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе  Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан  Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Атчылык һәм ат спорты федерациясенең башкарма   директоры   Светлана Каппушева, шулай  ук  әйдәүче  предприятиеләрнең  вәкилләре,  ат  тотучылар,    бизнесменнар һәм  ат  спортын  яратучылар  катнашты. 


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген  Бөгелмә  районында  яшәүче   Альбина  Кожеватова  үз хуҗалыгында  100 баш дуңгыз  асрый.   Кожеватованың  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүе  беренче  ел  гына  түгел инде – аңа  үз  эше профессиональ  дәрәҗәдә  ошый,  дип хәбәр итә “Бөгелмә газетасы”.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  утырышлар  залында  РФ  АПК хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең  Татарстан   комитеты 2016 – 2018 елларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүен  гамәлгә ашыру йомгаклары буенча  чираттагы пленумын уздырды. Аны РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәрида Гарифуллина алып  барды. 

Татарстан Республикасында Кеше хоуклары буенча вәкаләтле вәкил  аппараты  хезмәткәрләре  "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында    (ГИС) кешеләрнең шикаятьләрен оператив хәл итүче Татарстан  министрлыклары рейтингын  төзеделәр.  


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген  Алабуга  муниципаль районының «ТПК МТЗ – Татарстан» ҖЧҖ базасында «Техниканы 1019 елгы  кыр эшләренә әзерләү»  темасына  республика инженерлык конференциясе узды, анда  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов катнашты.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International