Бүген үзенең көндәлек хезмәте белән абруй һәм ихтирам яулаган гади кешеләр турындагы безнең “Хезмәт кешеләре” рубрикасының төп герое - Хөснетдинова Мария Николаевна.
Ул үзенең бөтен тормышын яраткан эшенә багышлый, хезмәт яраткан, үзен кызганмыйча эшләгән, үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән булган. Шуның өчен дә аны авыл кешеләре яраткан һәм хөрмәт иткән.
Ул 1920 елның 10 маенда Зәй районының Сарсаз-Баграҗ авылында туган. 8 сыйныфны тәмамлап, Казанда укытучылар курсына укырга керә. Аннары эшли-эшли, Алабуга педагогика училищесын тәмамлый. 1941 елдан үз районының Аксар авылнда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Балалар тәрбияләүгә ул күп көч түгә.
Бөек Ватан сугышыннан соң, җимерек халык хуҗалыгын күтәрергә кирәк булган чорда, Мария Николаевна үз һөнәрен алыштырыга мәҗбүр була, ул, җәмәгатьчелек эшен алып бару белән бергә, авыл хуҗалыгы хезмәткәре дә булып китә.
Аннары җирле халык аны авыл Советы рәисе итеп сайлый. Шулай итеп, ул берничә ел колхозның партия оешмасын җитәкли.
КПССның XXI съездыннан соң илебезнең күп коммунистлары Валентина Гаганова үрнәгендә артта калган җитештерү урыннарына күчә башлый. Үзе әгъза булып торган партия райкомы бюросына ул артта калган XXI партсъезд ис. Аксар комплекслы бригадасына җитәкчелек итәргә ниятен белдерү алдыннан Мария Николаевна бик күп уйлана. Элеккеге укытучы бу эшкә зур энтузиазм белән алына. Бу хуҗалык элек-электән үсемлекчелек белән шөгыльләнгән һәм шул нигездә терлекчелек тә барлыкка килә. Озакламый, коллектив турында районда сөйли башлыйлар - 1964 нче авыр һава шартларында бригада округта иң югары уңышка ирешә, икмәк әзерләү планын алдан үтәп чыга. Бригаданың уңышлары СССР ВДНХсында күрсәтелә, ә бригадир бронза медаль белән бүләкләнә.
Аскарда ул чакта күп нәрсә эшләнә. Терлекчелек комплексын яңарталар, аны тулысынча механикалаштыралар. Шуны әйтергә кирәк, беренче механикалаштырылган ындыр табагы колхозның нәкъ менә Аксар бригадасында барлыкка килә.
Аннан соңгы елларда кырдагы уңышлары да моннан ким булмый. 1966 елда бу бригада сыерлар санын ике мәртәбә арттыра, дуңгызлар санын - бер ярым тапкыр, терлекләрнең продуктивлыгы кискен үсеп китә. Аксар бригадасы колхозның калган өч бригадасыннан күбрәк продукция бирә башлый.
СССР Югары Советы Президиумының 1966 елның 23 июнендәге Указы белән Мария Николаевна Хөснетдиновага җитештерүне арттыруда һәм авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә. Шулай ук «В.И. Ленин тууның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Ул, җитәкчелек эшләреннән баш тартып, елдан-ел биригадир эшен камилләштерә. Шул ук вакытта җәмәгатьчелек эшчәнлеген дә алып бара, КПССның XXIII съезды (1966) делегаты була һәм Татарстан АССР Югары Советы (1959-1966) депутаты булып сайлана.
Мария Николаевна Хөснетдинова истәлегенә һәм аның тууына 90 яшь тулу уңаеннан Аксар Мәдәният йортына Социалистик Хезмәт Герое М.Н. Хөснетдинова исеме бирелә.